Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Кайбыч авылы халкы Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына бәрәңге тапшырган

    Район Картлар һәм инвалидлар интернат- йорты директоры Фәнис Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, районыбыз халкы арасында биредә яшәүче өлкәннәргә хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр шактый.

    Интернат-йорт хезмәткәрләре әле шушы араларда гына, Кече Кайбыч авылы имамы Мәгъзүм Тимершин чакыруы буенча, шушы авылга барган. Монда яшәүчеләр гошер сәдакасы итеп мәчеткә бәрәңге китергән. Аның 15 капчыгын, елдагыча, Федоровскоедагы инвалидлар интернат-йортына тапшырырга булганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: