Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Кайбыч авылында Корбан ашы узды. Фотолар

    Кече Кайбыч авылындагы мәчеттә узган Корбан ашына авыл имамы Мәгъзүм абый Тимершин безне редакциягә үзе килеп чакырды. Мәчеттә авыл аксакаллары, әби-апаларны газетага подписка вакытларында "Кайбыч таңнары" газетасына язылырга өндәп чыгышлар ясаучы өлкән яшьтәге дустыбыз ул безнең. Мәгъзүм абыйның вәгазьләрен аеруча яратып тыңлыйбыз, чөнки тавышы көчле, җөмләләре төзек, сүзнең тәмен белеп...

    Корбан ашына әйтерсең лә, авылның өлкән яшьтәге бөтен кешесе дә җыелган, иркен мәчеткә ике рәт итеп буйдан- буйга куелган өстәлләр артында бер буш урын да калмаган. Табында да нинди генә нигъмәтләр юк, сервировкага кадәр ясаганнар. "Нәкъ ресторандагыча ич бу", дигән апага, икенчесе "Юк, безнекенә җитми инде", дип җавап бирде. Корбан ашы шушы авылда туып-үскән Фирдинә һәм аның тормыш иптәше Чыңгыз Нигъмәтовлар, Фирдәүсә Әбделхәерова,Роза Газизуллиналар тарафыннан әзерләнгән иде.


    "Чалдырган корбаннарыгыз кабул булсын, игелекле гамәлегез өчен" зур рәхмәт дип дога кылдылар.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәчеткә килүчеләрне бәйрәм белән кайнар котлады, изге теләкләрен җиткерде. Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемен йөрткән мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да изге бәйрәм белән колады һәм бүләккә һәрберсенә 2018 ел өчен чыгарылган мөселман календаре таратты.
    Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина мәчет ишекләре гел шулай ачык булсын, халык иманлы булсын диде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: