Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Кайбыч авылында “Сандугач” балалар бакчасы – башлангыч мәктәп комплексы ачылды

    Кече Кайбыч авылы халкын бәхет басты: ниһаять, авылларында күптән көтелгән «Сандугач» балалар бакчасы - башлангыч мәктәп комплексы сафка басты. Әлеге комплекс өчен алар Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле. Чөнки ул республика Президенты программасы нигезендә төзелде һәм аның өчен республика бюджетыннан 30 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Үз авылларында дистә...

    Бу атнада Кече Кайбыч авылында яңа балалар бакчасы - башлангыч мәктәп комплексы ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән килгән олы кунакны, халкыбызга хас кунакчыллык күрсәтеп, икмәк, чәк-чәк, җыр-биюләр белән каршы алдылар.

    Балалар чыгышын елмаеп тыңлаган Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкын шушы тантана белән кайнар котлады һәм:

    - Балалар бакчасы бик кирәкле урын ул. Анда безнең киләчәк тәрбияләнә. Демографик хәл генә борчый, авылларда яшь гаиләләр күп булып, балалар күп тусын иде. Гаиләдә алган беренче тәрбияне дәвам итүче урын бу. Мәктәпкә әзерлек тә моннан башлана, - диде. - Татарстанда республика Президенты программалары ярдәме белән балалар бакчалары, мәктәпләр, башка социаль объектлар сафка баса һәм яңартыла. Бездә шундый 30 программа бар һәм аларның барысы да шәһәр-районнарны, район үзәкләрен, авылларны яңартуга юнәлдерелгән. Рөстәм Миңнеханов кушуы буена бу программалар алдагы елларда да эшләвен дәвам итәчәк. Ил икътисады бик үк җиңел булмаган шартларда безнең гүзәл Татарстаныбызда әнә шундый мөһим эшләр тормышка ашырыла. Кунакка буш кул белән килмиләр, әлеге 100 мең сумлык сертификатка балалар өчен кирәк-яраклар алыгыз.

    Яңа бинаны ачу тантанасына, әйтерсең лә, бөтен авыл халкы килгән! Сабый балаларын иярткән яшь әти-әниләр дә, мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә җыелган монда. Күренеп тора, «Сандугач» балалар бакчасы һәм мәктәп бөтен авылның уртак шатлыгына әйләнгән. Илле урынга исәпләнгән балалар бакчасында башлангыч мәктәп тә эшли. Тиздән яңа мәктәпкә укырга киләчәк Данияр, Булатлар кунакларга шигырьләрен дә сөйләде.

    - Мин 1 сентябрьне сагындым инде.Тизрәк монда киләсем килә, - ди быел икенчегә баручы Булат.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, 10-15 еллар элек Кече Кайбычта төрле сәбәпләр белән эшләп торган балалар бакчасы ябылуы хакында әйтеп, җыелышларда халыктан аны яңадан ачу турындагы үтенеч еш яңгыравы һәм алар соравын исәпкә алып, бу авылны республика Президенты программасына керттерүләре турында сөйләде. Төзүчеләр аны Белем көненә өлгертте. Хәзер кызыл кирпечтән яңа бина калкып чыкты. Монда шушы җирлектәге күрше авыллардан да балаларны кабул итәчәкләр.

    - Мин үзем балалар бакчасын ачу тантанасына килә алмадым. Әмма аңа кадәр андагы матурлыкны күреп сөенеп кайткан идем инде, - диде җиде бала анасы Гөлнара Абдуллина. - Бу бакчага улыбыз Инсаф йөриячәк, ә Гүзәлебез шушында беренче, Булат дүртенче класска бара. Үзебездә балалар бакчасы булмагач, балаларны район үзәгенә йөртергә туры килгән иде. Балаларыбызга шундый зур бүләк ясаучыларга рәхмәт!

    Сүзгә авылдагы клубта методист булып эшләүче Кадрия Әхтәриева кушылды:

    - Без үскәндә авылда балалар бакчасы бар иде әле, үзебез шунда йөреп үстек. Аннары аны яптылар, сабыйларны районга йөртә башладылар. Бу балалар бакчасы өчен ничек шат булмаска инде! Үзебезнең авылда да, Аллага шөкер, безнең газизләребез өчен бакча ачылды. Бик куанам. Анда юк нәрсә юк бит, үзем дә кызыгып куйдым, без үскәндә алар булмады. Минем биш яшьлек кызым Ясминә дә беренче тапкыр бакчага баруын зур түземсезлек белән көтә. «Тагын ничә көн калды әле, әнием» - дип, көннәрне санап кына тора. Шундый матур, күркәм балалар бакчасы өчен җитәкчеләргә рәхмәт.

    «Сандугач» балалар бакчасы мөдире Фәридә Миңнуллина әйтеп узганча, монда бөтен уңайлыклар да тудырылган.

    - Балалар бакчасына 25 баланың йөрүе көтелә. Морза Бәрлебашы, Бәрлебашы, Ябалак авылларыннан да китерәчәкләр. Аларга бик күп уенчыклар кайтартылды. Ә башлангыч мәктәптә 14 укучы белем алачак. Классларда - яңа җиһазлар. Хезмәт коллективы да тупланып бетте. Без 1 сентябрьдән балаларны кабул итә башлыйбыз, - диде ул.

    Мәктәптә 25 ел буена пешекче булып эшләгән Илсия апа Зиннурованы яңа ашханәдә очраттык:

    - Балаларга тәмле ризыклар пешерү өчен шәп ашханә бу, - диде ул. - Суыткычлар да, газ плитәләре дә, башка җиһазлар да бар.

    «Бар яхшысы - балаларга!» Әнә шундый девиз белән яшиләр бездә!

    Луиза СӨНГАТУЛЛИНА,

    Раилә ХӘЯЛИЕВА фотосы

    18 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Лаеш районындагы Сокуры, Олы Кабан авылларында һәм Лаешның үзендә балалар бакчасы ачу тантанасында катнашты. «Быел республикада 75 балалар бакчасы ачыла һәм анда 10000 артык урын булачак. Республика тарихында бер елны да шул кадәр бакча ачылганы юк иде әле» - диде анда Рөстәм Миңнеханов. Ә мәктәпләрне яңарту буенча республика Президенты программасы бишенче елын тормышка ашырыла. Моңа ел саен 2,5 миллирад сум бирелә. Быел бу акчага урта уку йортларын гына түгел (119 муниципаль һәм 7 коррекция), балалар бакчаларын да (быел алар - 10) ремонтладылар. Мәктәпләрне 2015 елда төзекләндерү программасы үтәлде инде. Яңа мәктәпләр дә Президентыбыз программасы буенча төзелә. Быел Татарстанда 13 яңа мәктәп сафка баса.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: