Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Кайбыч авылындагы мәчеттә саваплы гамәл кылынды

    - Авылыбызда гает намазын зурлап үткәргән идек, бүген исә мәчеттә Корбан мәҗлесе оештырабыз. Яраткан газетабыз­дан да журналист көтеп калабыз, - дип редакциягә шалтыратты Кече Кайбыч авылы имамы Мәгъзүм Тимершин.

    Аллаһ юлында тырышлык куйган олы кешенең чакыруын кабул итеп алдык та күрше авылга юл тоттык. Без мәчеткә килгәндә ир-атлар шактый күп җыелган иде инде. Төштән соң хатын-кызлар киләчәк икән.

    Кече Кайбычта яшәүчеләр борын-борынгыдан дини булган. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның остазы - Мотыйгулла хәзрәтне дә, бөтен авылдан акча җыеп, чит җирләргә белем алырга җибәрүләре генә дә авыл халкының ул вакытта ук инде белемгә омтылышы зур булганлыгы турында сөйли.

    Корбан ашы Мәгъзүм хәзрәтнең шушы олы бәйрәм белән котлавыннан башланып китте.

    - Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанып, бер-беребезгә булышып яшик, мәчетләребездә азан та­выш­лары тынып тормасын, - диде ул. - Бүгенге Корбан мәҗлесен үткәрүне Олы Кайбыч авылында яшәүче, нәсел җепләре безнең авылга килеп тоташучы Эльвира һәм Фәнис Камалиевлар үз өстенә алды. Ходайның рәхмәтләре яусын аларга! Алга таба да эшләре һәрвакыт уң булсын, гаиләләрендә татулык, тигезлек, муллык, хакимлек итсен. Барча халыкларга тынычлык телим.

    Бәйрәм табынын әзерләгән аш-су осталарына, әлеге мәчеткә ремонт ясаган Чүти авылы егетләренә дә рәхмәтләрен җиткерде ул.

    Корбан мәҗлесе Коръән сүрәләре укудан башланды. - Кече Кайбыч имамы Мәгъзүм хәзрәт белән киңәшеп, Ходай ризалыгы өчен чалынган корбан итен монда китерергә булдык. Бабаларыбызның рухлары шат булсын дидек, - диде Фәнис Камалиев.

    Авыл халкы да аларга рәхмәтләрен белдерде. Бер рәхмәт мең бәладән коткара. Шулай булгач, күңел дәфтәренә гел изге гамәлләребез генә язылып барсын да, рәхмәтләрне күбрәк ишетик. Ә яхшылык кылырга беркайчан да соң түгел. Бу табынны оештыручылар күпме шатлык бүләк итте ул көнне авылдашларына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: