Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Кайбыч авылының ак әбисе Гаҗилә Гомәровага Путин тәбрикләү хаты җибәргән!

    Россия Президентыннан котлау алу бәхете бөтен кешегә дә тәтеми ул. Ил башлыгыннан котлау алу өчен туган илебез файдасына зур эшләр башкарырга кирәк. Кече Кайбыч авылының ак әбисе Гаҗилә Гомәровага 90 яшьлек юбилее уңаеннан Путиннан килгән тәбрикләү хатында да нәкъ менә шуңа басым ясала. Авыр сугыш елларында, сугыштан соң илебезне аякка...

    Президентның Кремльдән җибәргән хатын тапшырыр­га һәм үзе исеменнән котларга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Гаҗилә ападан хәлләрен сорашты һәм иң җылы теләкләрен җиткерде.
    - Яшьлек елларыгыз авыр елларга туры килгән сезнең. Ирләрсез калган авылда колхоз йөген иңнәрегездә тартып баргансыз. Бөек Җиңүне якынайтуда куйган көчегез өчен сезнең алда баш иеп, олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алдагы көннәрдә дә балаларыгызны шатландырып, җан тынычлыгы белән яшәгез. Тагын ун елдан йөз яшьлек юбилеегыз белән дә котларга килергә язсын, - диде ул.
    Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәттуллина да Гаҗилә апага бөтен авылдашлары исеменнән рәхмәтен җиткерде.
    Әйе, Гаҗилә апага да барлык чордашлары кебек игенен дә урырга, җәһәннәмдәге Карелиядә торфын да чыгарырга, урманын да кисәргә, Яшел Үзән шәһәрендәге фанер заводында да эшләргә туры килә. Кече Урсакта туып-үскән Гаҗиләне колхозга ревизор булып килгән Кече Кайбыч егете Равил күреп ала. Кызның тырышлыгы, булганлыгы яулый егет күңелен. Бер-берсенә бер карауда гашыйк булган парлар 1954 елның гыйнварында гаилә корып җибәрәләр. Мәхәббәтләренең татлы җимешләре булып бер-бер артлы балалары - Рафаэль, Рафис, Равилә, Рузалия, Рамил, Рафил һәм Рәис дөньяга килә. Хәзер аларның һәркайсының үз тормышы, төрле шәһәрләрдә яшиләр.Төпчекләре Рәис туган нигездә төпләнгән. Гаҗилә апага язмыш иң авыр сынауларны җибәргән. Тормыш иптәшен генә түгел, Рафисын, Рамилен, Рафилен дә мәңгелек йортка озатырга туры килгән.
    - Әтиебез ревизор, колхозда бухгалтер булып эшләде. Иртәрәк китте шул арабыздан. Ул вафат булганда Рәискә ун гына яшь иде әле. Без җиде баланы аякка бастыру өчен күп бил бөгәргә туры килде әнигә. Олырак абыемнар белән уфалла арбасы тартып печәнен ташыды, мал асрады. Колхоздан бәрәңге, чөгендер җирен эшкәретргә бүлеп бирәләр иде. Без - балалары бу эшләрдә әнинең беренче ярдәмчеләре булдык, - диде кызы Рузалия.
    - Ходай Тәгалә яшьлегемдә сынауларның зурларын җибәрсә дә, хәзерге вакытта мин бәхетле. Тормыш йөген балаларым белән бергәләп тарттык. Хәзер дә ярдәмнәреннән ташламыйлар, хәлемне белеп торалар, рәхмәт. Улым Рәис, киленем Гөлназның бер дә караңгы йөз күрсәткәннәре юк. Илебез, районыбыз җитәкчеләренә дә рәхмәтлемен, картлык көнемдә шулай зурлап, бүләк тапшырырлар дип көтмәгән идем. Аларның да юллары һәрвакыт уңсын, сәламәт булсыннар, гаиләләрендә тату яшәсеннәр, - диде юбиляр котларга килүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткереп.

    Гаҗилә апа чын мәгънәсендә бай кеше: әни дип өзелеп торган балалары, унҗиде оныгы, егерме онык­чыгы бар. Әбигә аларның бәхетле тормышына сөенеп яшисе дә яшисе әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: