Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Мәме авыл җирлегендәге Сабантуй мизгелләре

    Язгы кыр эшләреннән соң Сабан туе үткәрү борынгы бабаларыбыздан калган күркәм гадәт.

    Кече Мәме, Бортас авыллары халкы катнашында үткәрелгән бәйрәмдә сүз иң элек район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбовага сүз бирелде. 
    – Хөрмәтле Кече Мәме, Бортас авыллары халкы, кунаклар! Милли бәйрәмебез Сабан туе белән котлыйм. Быелгы бәйрәм сезнең өчен икеләтә шатлыклы: район күләмендә язгы чәчү буенча кыр батыры да, милли көрәш җиңүчеләре дә сездән бит. Кече Мәме халкы үзенең батыр уллары белән чын мәгънәсендә горурлана ала.Барыгызга да хезмәт уңышлары, гаилә бәхете, мул, тыныч тормыш, сәламәтлек телим, – диде ул. 
    Теләкләргә Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева да кушыл-ды. “Дубрава” агрофирмасы вәкиле Хәбир Саттаров хезмәт алдынгылары – Гомәр Гарәфетдиновка “Ак Барс” холдинг компаниясенең Мактау кәгазен, Вячеслав Токсаровка, Людмила Рыбаковага, Тамара Армяниновага, Гомәр Хәйруллинга район башлыгының Рәхмәт хатын, Кече Мәме бүлекчәсе управляющие Василий Ворожейкинга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының Мактау кәгазен тапшырды. 
    Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, сәхнәдә концерт башланды, анда авылда гына түгел, район, республика тамашачыларына да яхшы таныш “Палан” фольклор халык ансамбле, авыл үзешчәннәре чыгыш ясады. Мәй-данда халык уеннары: көянтә белән су ташу, кашык¬ка йомырка куеп йөгерү, авыш, туры колгаларга менү, капчык сугышы, гер күтәрү, волейбол һәм милли бәйрәмнең йөзек кашы булган көрәш башланды. 
    Ир-егетләр арасында Владимир Ворожейкин, Денис Старшов, Александр Рыбаков гер күтәрүдә беренче-өченче урыннарны бүлеште. Хатын-кызлар арасында спортның бу төрендә Екатерина Федорова – беренче, Анастасия Фомина – икенче, Анастасия Белова өченче урынны яулады. Волейболда Үзәк урамының ир-егетләр командасы җиңү яулады, авылның икенче җыел-ма командасы икенче урында. Аларга авыл җирлеге башлыгы Елена Алексе-ева спонсорлар, шәхси эшмәкәрләр Сөләйман Гафиятуллин, Илдус Ганиев, авыл халкы әзерләгән бүләкләрне тапшырды. 
    Милли көрәштә егермегә якын көрәшче катнашты. 30 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Даниил Белов җиңүгә иреште. Николай һәм Евгений Фоминнар икенче-өченче урыннарда. 60 килограммга кадәрге үлчәү авыр-лыгында Владимир Синягинга тиңнәр булмады. Виктор Самарский – икенче, Денис Рыбаков өченче урынны яулады. 60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Игорь Федотов иң көчлесе иде. Денис Старшов белән Алек-сандр Рыбаков икенче-өченче урыннарны бүлеште. Аларның барысына да бүләкләр тапшырылды. Кече Мәме Сабан туеның баш батыры булып Игорь Федотов калды. Аңа традицион бүләк – тәкә тапшырылды. 
    Бу көнне авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачты, халык уеннарында катнашып бүләкләр отты, матур концерт карады. Авыл халкы тырышып эшләү генә түгел, матур итеп ял да итә белә. 
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: