Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Мәме авылында яшәүче бер абзый мошенниклар тозагына эләккән

    Кешеләрне телефон аша алдаучылар беркатлылар күңеленә юлны тиз таба. Күрәсең, бу абзыйның тиз ышанучан булуын сизеп алып, банк картасы номерын әйттерүгә ирешәләр һәм шунда ук картасыннан 11 мең сум акчасын салдырып алалар.

    – Алдакчылар капкынына эләгүемне сизми калдым,–ди ул үзе. – Югыйсә,  банка картасы номерын берәүгә дә әйтмәскә кирәклеген дә, халыкны алдаучы мошенниклар барлыгы турында да яхшы белә идем. Ягымлы, матур, ышандырырлык итеп сөйләшүләре белән мине сихерләделәр дә куйдылар.
    Кырыгалдарлар, чыннан да, әңгәмәдәшләренең ниндирәк кеше булуын сөйләшүеннән үк аңлый. Аларда гипноз сәләте дә бик көчле булырга мөмкин. Кече Мәме авылында яшәүче дә алдакчылар  тәэсиренә тиз бирешә бит.
    Әле шушы араларда гына Кайбычка КФУдан килгән доцентлар пенсия яшендәге халык өчен финанс белеме буенча уку үткәргән иде. Алар финанс өлкәсендәге мошенниклык турында да күп сөйләде.
    – Хәзерге шартларда алдакчылардан саклануның иң нәтиҗәле ысулы – шәхси финанс грамоталык.Хәбәрдар, димәк, коралланган!!! Еш очраучы мисаллар: “Сезнең картагыз ябылган”, “Сезнең счетыгыздан акча урлаганнар”, “Сезнең туганыгыз бәлагә очраган”... Мондый вакытта кеше ышанучанга әйләнә һәм аны алдарга җиңелрәк була. Шуңа күрә мошенниклар һәрвакыт бик тиз эшләргә, корбанына уйларга, хәлне аңларга вакыт бирмәскә тырыша. Алар менә дигән психологлар һәм актерлар, теге яки бу очракта кайсы алымны кулланырга икәнлеген бик яхшы беләләр, – дигән иде доцент Елена Фазлыева. – Мошенниклар кешенең тагын бер проблемасы – ялгызлыгыннан да оста файдалана. Аферистлар бик игътибарлы була, хөрмәт белән сөйләшә, сәламәтлекләре белән кызыксына, кызгана һәм тиз арада аларның тулы ышануына ирешләр.
    Еш кына кешеләр мошен­никлыкның бер төре булган фишинг белән очраша. Башка сүзләр белән әйткәндә – картадан яки интернет-кошелектан акча урлау өчен, конфиденциаль мәгълүматларны (парольләр, карта реквизитлары яки счетлар) хәйлә белән алу. Мошенниклыкның әлеге төрен ачу кыенлыгы шунда ки, интернет-телефония үсеше шәһәр номерына шалтыратуларны дөньяның теләсә кайсы почмагына күчерергә мөмкинлек бирә, өстәвенә, абонент бу хакта шикләнми дә. Мондый каракларга эләкмәс өчен, беренче чиратта, шуны истә тотарга кирәк: бер генә банк хезмәткәре дә нинди шартларда да сезнең телефон картагызның конфиденциаль мәгълүматларын сорамый.Фишингның бер төре – вишинг. Бу телефон мошенниклыгы төре: җинаятьче үзен банк яки башка оешма хезмәткәре дип таныштыра һәм кешедән банк счетыннан файдалану өчен кирәкле конфиденциаль мәгълүматны ала. Карак, ышанычлы сәбәп табып, корбанны банк картасы мәгълүматларын бирергә яки үзенең банк счетлары яки түләү картасы белән билгеле бер гамәлләр кылырга үгетли. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: