Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Подберезьеда су торбалары яңартыла

    Кече Подберезье авылында соңгы елларда халыкны эчәр су белән тәэмин итүдә еш кына өзеклекләр килеп чыккан.

    Чөнки узган гасырның җитмешенче елларында ук салынган суүткәргеч торбалар искергән, шуңа да әле бер, әле икенче җирдән су бәреп чыккан. Олы Подберезье выл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев әйтүенчә, хәзерге вакытта әлеге проблеманы хәл итү өстендә эш алып барыла. Авылның Зур Кызыл урамында 200 метр арада иске су торбалары яңасына алыштырыла. Шунысы куанычлы, авыл халкы тормыш шартларын уңай якка үзгәртү өчен тырыша. Ремонт эшләре барганда бу урамда яшәүчеләрнең күбесе суны өйләренә кертеп калдырды.
    Шул ук вакытта биредә авылларның чисталыгы турында да кайгырталар. Күптән түгел авыл җирлеге тракторы белән Олы Подберезье урта мәктәбе территориясендәге чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарганнар, елга буйларын чистартү эшләре дә алып барыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: