КЕЧЕ УРСАКТА ТУЫП-ҮСКӘН ФЛЕРА ХӘЛФИНАГА ДА ТУГАН ЯГЫ ТӨШЛӘРЕНӘ КЕРЕП ЙӨДӘТӘ

Мин Татарстанның кечкенә генә бер авылында - Кече Урсакта туып үстем. Туган йорттан чыгып китүемә шактый гомер узса да, авылым чишмәләренең тәмен әле дә булса хәтерлим.
Авылыбызда башлангыч мәктәп кенә иде, шуңа күрә дә безгә туган нигезебездән бик иртә чыгып китәргә туры килде. Башта - күрше Бушанчага, аннан Олы Кайбычка йөреп укыдык. Классыбыз бик тә тату иде. Сыйныф җитәкчебез - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Сидорова безнең дустыбыз да, киңәшчебез дә булды. Кызлар өчен ул, өстәвенә, матурлык һәм итәгатьлелек үрнәге дә иде. Аның дәресләрендә хәтта тыныч кына бер урында утырып тора алмый торган Флор исемле сыйныфташыбыз да шып була. Укытучыбызны үз иткәнгә булса кирәк, мин рус теле һәм әдәбиятын бик яраттым. Людмила Яковлевна Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керергә тәкъдим итте. Ләкин миңа табиб булырга язган булып чыкты.
Мин гаиләдә сигезенче бала булып үстем. Атнага бер тапкыр өйгә кайтканда, иң беренче чишмә янына туктап, сап-салкын суын эчә, аннан соң гына өйгә кайта торган идем. Киткәндә дә шулай ук. Тик бу юлы чишмәгә кадәр әти белән әни озата һәм без күздән югалганчы артыбыздан карап калалар.
Безнең авылда үләннәр бик биек булып үсә һәм печәнгә төшкәнче аны беркем дә чапмый иде. Болыннардан соң икмәк басулары сузылып китә. Басуның теге ягындагы кырда шулкадәр күп күкчәчәк үсә. Ә бодай басуында бытбылдыклар сайравы! Алар минем өчен генә сайрыйлардыр кебек тоела һәм әле дә булса кайтуымны көтәләрдер шикелле.
Икмәк басуларыннан соң урман башлана. Без анда кура һәм каен җиләкләре, чикләвек җыйдык, печән чаптык. Урманга мин гел әти белән йөрдем. Ул миңа агачлар шавын, кошлар сайравын тыңларга, дару үләннәре җыярга, ашарга яраклы гөмбәләрне аерырга, адашкан очракта ничек итеп юл табарга кирәклеген өйрәтте. Бервакыт без урманда куян баласы табып алдык. Аның тәпие сынган иде. Озак кына дәвалаганнан соң, аны яңадан урманга илтеп куйдык.
Әтием Гариф Галиев ТАССРның атказанган укытучысы иде. Югары белеме булмаса да, бөтен нәрсәне белә, бик кызыксынучан. Гарәпчә, төрекчә, чувашча китаплар укый иде. Берничә буынга белем бирде. Лаеклы ялга чыккач, колхозда умартачы булып эшләде, халыкара темаларга лекцияләр укыды, гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек үзешчән сәнгатьтә катнашты. Әти-әниебез безне сүз белән түгел, эш белән - үзләре үрнәгендә тәрбияләде. Әни миңа еш кына, иртән капка төбенә чыгып, урамдагы морҗалардан төтен чыгамы-юкмы икәнне карарга куша иде. Әгәр дә чыкмаса, берәр хәл-мазар булдымы икән дип, шунда йөгерә, бигрәк тә ул йортта карт кеше яшәсә. Үзебезнең гаиләбез ишле булса да, бик тыйнак киенсәк тә, өебезгә нинди дә булса йомыш белән килеп кергән кешене әни башта ашатып-эчертә, аннан соң гына сүз башлый. Авылдагы иң бай бердәнбер китапханә дә бездә булды, андагы китапларны теләгән бар кеше дә алып торды. Кышкы озын кичләрдә йә - бездә, йә күршеләрнең берсендә җыелып, китаплар укыдык. Үзенә күрә бәхәсләр дә куерта идек. Әтинең авылдагы бөтен кешене дә укымышлы итәсе килде. Ул үзенең белемгә омтылышы өчен танылган язучы Кави Нәҗминең хатыны Сәрвәр Әдһәмовага бурычлы булуын гел әйтә килде. Алар бик яхшы танышлар булган. 1916-1918 елларда язышкан хатлары һәм Сәрвәр Әдһәмованың өлкән апам Мәдинә (аның улы Илдус Вәлиуллин Олы Кайбыч мәктәбендә укыта) автографы белән "Истәлекләр" дип аталган китабы саклана. Әлеге китапта безнең гаилә турында да хатирәләр бар.
Хәтерлим әле, мин ул чакта бишенчедәме, алтынчыдамы укый идем, авылыбызда янгын чыгып, бернәрсәсез калучыларга акча, азык-төлек, кием-салым җыярга дип, якын-тирәдәге авылларның барысын да йөреп чыктык. Әти-әни безне - сандугач сайравын тыңлар, чык кипкәнче үлән чабып алыр өчен, иртәнге сәгать дүрттә уятырга жәлләмиләр иде. Шулай ук иртүк мунча ягырга да, терлек, суны болгатып пычратканчы, чишмәдән су ташып калырга да. Таң белән бергә сыер савырга да уяталар иде. Әй ул сөтнең чиләккә төшкән тавышы! Таң әтәчләре кычкыра башлаганчы әти итәгендә колхоз җыелышында утырулар да бүгенгедәй хәтердә. Баланың режимы бозыла дип тә курыкмаганнар. Аның каравы, мин колхозның барлык проблемаларыннар хәбәрдар идем. Мәктәптә укыганда да, институтка киткәч тә, бөтен каникулларымны колхозда эшләп уздырдым.
Безгә хәтта көн җитми торган иде, бакчаны апам белән бергә төн уртасында ай яктысында казый идек. Кызык та соң - үзебез казыйбыз, үзебез укыган китаплар, караган фильмнар турында фикер алышабыз. Шул рәвешле бер-беребезгә тагын да якынайдык.
Без үстергән яшелчәләр еш кына район үзәгендә оештырылган күргәзмәләрне еш бизәде. Ул чакта җиләк-җимеш бакчасы һәм умарталар бер бездә генә булды. Ләкин мин кемнең дә булса алма урлар өчен безнең бакчага керүен хәтерләмим. Әти белән әни җәй буена ике тапкыр, авылдагы бала-чаганы җыеп, бәйрәм оештыралар иде. Берсе - бал аертканда: урам уртасына зур брезент "эскәтер" җәеп, әни балалар үзләре алып килгән чынаякларга хуш исле бал салып бирә иде. Без аны мичтән яңа гына чыккан икмәк белән ашый идек. Әнинең ипи кисүе әле дә булса күз алдымда, мин аның кулларына карап торырга бик тә ярата идем.
Бәйрәмнең икенчесе алмалар өлгергәч була. Без, шул ук брезент "эскәтергә" тезелешеп утырып, алма бәлеше һәм файдалы үләннәр кушып пешерелгән хуш исле чәй белән сыйланабыз.
Күрәмсең, бу гадәт минем күңелгә сеңеп калган: күршеләремне үзем пешергән алма бәлеше белән сыйламый булдыра алмыйм.
Әти белән әни, пар күгәрченнәр кебек, бик озак һәм бәхетле гомер кичерде. Алар бер-берсен бик яраталар, матур-матур сүзләр белән эндәшәләр, шулай ук шаяртышкалыйлар да иде. Без эштә дә, тормышта да аларга охшарга тырыштык, әти-әниебезне борчуга салудан курка идек һәм тугызыбыз да аларныкына охшаш бәхетле гаиләләр коруга ирештек. Әти-әниебез 26 оныкны, аларның тугыз баласын карап үстерешергә өлгерде.
Безнең гаиләдә атказанган укытучылар да, атказанган табиблар да бар. Әти-әниебезнең якты истәлеге, аларга карата булган мәхәббәт һәм ихтирам хисләре миңа тормышта бик ярдәм итә. Бакый дөньяга күчүләренә инде егерме ел вакыт узса да, инде үзем күптән әби булсам да, күңелемнән һаман да әти-әнием белән сөйләшәм, киңәшәм.
Яраткан укытучының, йә булмаса шагыйрь, шулай ук яхшы дусларның кеше күңелендә якты эз калдыруы белән килешәм, ләкин боларның берсе дә әти-әни тудырган гаилә учагының җылысын алыштыра алмый. Ул күпкә җылырак, яктырак, кадерлерәк...
Балаларыма тиешле җылыны, игътибарны бирә алдыммы икән дип, мин бик еш уйланам. Алар шәһәрнең таш стеналары арасында табигатьтән ерак булып үсте. Әйе шул, без зур тырышлык белән фатирларыбызны төзекләндерәбез, яхшы-яхшы ремонтлар ясыйбыз, әллә нинди обойлар ябыштырабыз, затлы җиһазлар алабыз, балаларыбызга бассейны, тагын әллә нәрсәләре булган бакчалар эзлибез, йортларыбыз биегәйгәннән-биегәя бара. Әмма җирдән аерыла баруыбызны сизмибез.
Белмим, әти-әниебезнең бөек тәрбия көчен тасвирлап бирә алдыммы икән, юкмы - әйтергә теләгәннәрем менә шулар иде. Инде үзем турында да бер-ике сүз языйм: Казан медицина институтын тәмамлагач, 33 ел Уфада табиб булып эшләдем. Хәзер инде лаеклы ялдамын. Гаиләмдәгеләр барысы да - ирем, ике балам, киявем, киленем - табиблар. Ике оныгыбыз үсеп килә. Алар да безнең юлдан китсен иде дип хыялланам. Чөнки табиблар алар - үзенчәлекле кешеләр. Минем тормыш шигарем: "Мин булмасам, кем соң?". Шөгылем - бакча, чәчәкләр, китаплар. Кешеләргә шатлык бүләк итәргә яратам, битарафлыкны күрә алмыйм.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз