Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Халыкара Укытучылар көне уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте

    Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!

     Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм! Үз гомерен иң фида­карь эшкә – мөгаллимлек хезмәтенә багышла­ган шәхесләргә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Гасырлардан-гасырларга укытучы әхлаклылык, зыялылык үрнәге булды. Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге – һәрвакыт мөгаллимнәр кулында. Укытучы – барлык күркәм сыйфатларны туплап, гомеренең һәр мизгелен игелек кылуга багышлап, күңел җылысын, киңәш-нәсихәтен кызганмыйча укучыларына җиткерүче олы җанлы шәхес тә, баланы фәнни эзләнүләр иленә алып керә алучы галим дә, кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә алырлык дус һәм тәрбияче дә! Без үзенең мактаулы хезмәте һәм шәхси үрнәге белән яшь йө­рәкләргә белемгә тартылу, ата-бабаларыбыз калдырган гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләүче һәркемгә чын күңелебездән рәхмәтле.Кайбыч укытучыларының белем бирү өлкәсендә дә, бәйгеләрдә дә, спортта да зур уңыш­лары бар. Билгеле, моңа укытучыларның, тренерлар, энтузиаст педагогларның тырышлыгы белән ирешелде. Хезмәтегездә алдынгы методикалар, яңа технологияләрне куллану, эшне заман таләпләренә туры китереп оештыру югары нәтиҗәләр бирә. Бәйрәм белән котлап, һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, намуслы хезмәтегездә уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны телим! Озак еллар дәвамында районыбыз мәгарифенә хезмәт иткән ветераннарыбызны һәм укытучылар династия­ләре вәкилләрен котлыйсым килә.
    Сезгә күңел тынычлыгы, иҗади ялкын, уңышлы хезмәт, булдыклы укучылар һәм һөнәри планнарыгызның тормышка ашуын телим!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: