Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кичке сигез тулуга бер-беребезгә шалтырата башлыйбыз: «Чыгасыңмы?»

    Белмәсәң - бел * Нинди таяк белән йөрергә? Гадәти чаңгы таяклары фитнесның бу төре өчен озынрак булып чыга. Әлеге дә баягы, шул ук финнар 1997 елны университет студентларын җыеп, бер тәҗрибә үткәрәләр: егет-кызларны төрле озынлыктагы таяклар белән йөртеп карыйлар. Һәм таякның иң җайлы тоелганын сайлап алалар. Ул чаңгы таягыннан 15...

    Белмәсәң - бел
    * Нинди таяк белән йөрергә? Гадәти чаңгы таяклары фитнесның бу төре өчен озынрак булып чыга. Әлеге дә баягы, шул ук финнар 1997 елны университет студентларын җыеп, бер тәҗрибә үткәрәләр: егет-кызларны төрле озынлыктагы таяклар белән йөртеп карыйлар. Һәм таякның иң җайлы тоелганын сайлап алалар. Ул чаңгы таягыннан 15 сантиметрга кыскарак булып чыга.
    * 1997 елны Exel Oyj фирмасы скандинав йөрүе белән шөгыльләнүчеләр өчен махсус таяклар эшли башлый. Финляндиянең барлык төбәкләрендә курслар оештырыла. Бу проектка 50 мең марка акча бүленә, әмма шөгыльләнергә теләүчеләрнең барысына да урын барыбер җитми. 2 меңгә якын укытучы-остаз гына әзерләнә.
    * Nordic walking өчен таяклар спорт кибетләрендә сатыла. Аларны төрле озынлыкта итеп көйләп була. Кайдан барсаң да - җирдә, комда, асфальт юлда - алар белән атларга бик җайлы. Таякны, гадәттә, ни дәрәҗәдә еш шөгыльләнергә теләүгә карап сайлыйлар. Көн саен йөрергә җыенасыз икән, әлбәттә, ныграгы кирәк булачак.
    * Туксанынчы еллар ахырында скандинав йөрүе спортның аерым бер төре булып санала башлый.
    * Таяк белән бөтен кеше дә йөри ала: бернинди чикләүләр юк. Өстәвенә, зур чыгымнар да кирәкми. Кайда телисең, кайчан телисең - йөрисең: таягың гына яныңда булсын. Аны «гел үзең белән булган спортзал» дип тә атыйлар.
    * Болай гына атлап йөрүдән, йөгерүдән яки велосипедта йөрүдән Nordic walking нәрсә белән аерыла соң? Скандинав йөрүе белән шөгыльләнгәндә мускулларның 90 (!) процентка якыны хәрәкәткә килә. Таяксыз йөрүгә караганда, бу очракта калорияләр 47 процентка күбрәк кими. Аның каравы, буыннарга көч азрак төшә, шуңа күрә табиблар йөгерү түгел, хәтта күп йөрүдән дә тыйган кешеләр дә Nordic walking таягы белән урамга йөрергә чыга ала. (Әмма буыннар авыртуы көчәйгән чакта, йөрәк-кан тамырлары системасы белән ниндидер проблемалар булганда, әлбәттә, башта табиб белән киңәшләшү кирәк.)
    * Скандинав йөрүенең тагын бер өстенлеге: аның белән ел әйләнәсе, теләсә кайсы фасылда, теләсә нинди һава шартларында шөгыльләнергә була. Кыш көне, теләсәң, чаңгыга да басарга мөмкин, әмма белгечләр, йөрү - кеше өчен табигый күренеш, ул аңа күбрәк туры килә, файдалырак, диләр.
    * Күренекле кешеләр арасында скандинав йөрүе белән дуслашучылар байтак хәзер. Шуларның берсе - «Тодес» шоу-балетының җитәкчесе Алла Духова. «Nordic walking белән шөгыльләнә башлагач, бер ел эчендә 15 килога ябыктым», - ди ул.
    Каршыга очраучыларның: «Чаңгыңны югалттыңмы әллә?» - дип көлүеннән курыксагыз, Nordic walking таягы белән урамда йөрергә чыгарга берәр дустыгызны да күндерегез. Икәү күңеллерәк тә булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: