Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Киләчәккә билет» дип исемләнгән иншалар бәйгесе башланды

    Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 7-10 класс укучылары арасында "Киләчәккә билет" дип исемләнгән иншалар бәйгесе үткәрә. Бу хакта редакциягә райондагы мәшгульлек үзәге директоры Эльвира Камалиева хәбәр итте.

    Эшче һөнәрләрен популярлаштыру максатындагы ижади ярыш өч номинациядә үткәрелә: "Хезмәт кешесе. Минем һөнәрем - минем карьерам", "Хезмәт династиясе", шигъри формада "Киләчәк һөнәре". Бәйгенең беренче сайлап алу туры район мәшгульлек үзәгендә үткәрелә, шуңа да 12 октябрьдән дә соңга калмыйча, иншаларыгызны Czn. Kaybicy@tatar.ru электрон адресына җибәрегез. Иң яхшы дип табылган иншалар министрлыкка җибәрелә һәм бәйгегә йомгак 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча ясала. Бәйге турында сез kai.tatartud.ru сайтыннан күбрәк белә аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: