Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Китапханәдә Борындык кызы Ләйләгөл Гыймадиеваны искә алу кичәсе узды

    "Яшьлегем, Энҗедәй ак карлы Кышларның сафлыгын, Кояшлы язларның яшелен, Чишмәләр чыңлавын, Кошларның җырларын Үзенә туплаган минем яшьлегем..." /Ләйләгөл Гыймадиева/

    Кайбыч үзәк китапханәсендә якташыбыз, филология фәннәре кандидаты Ләйләгөл Гыймадиеваның якты истәлегенә багышланган "Шигырьләрдә - гомер агышы" дип исемләнгән кичә узды.

    Максатыбыз 1974 елда Борындык авылында туып-үскән, кыска гына гомерендә үзеннән соң тирән эз калдырган кызның тормышын тулырак ачу, аның балачагын, мәктәп, студент елларын искә алу, шигырьләре, хикәя-әкиятләре белән танышу иде. Кичәбезгә әдәбият сөючеләр, китапханәчеләр чакырылды.

    Һәрчак тере, бер дә тик торуны белмәгән, күзләреннән шаян очкыннар сирпелгән Ләйләгөл безгә шигырьләре, хикәя-әкиятләре аша таныш. Кичәне методист Миләүшә Сәлахетдинова аның "Яшьлегем" шигыре белән башлап җибәрде. Китапханәчеләр Гөлфинур Сабирова, Эльмира Хәялиева һәм Гөлсем Гарәфетдинова башка шигырь, хикәяләре белән таныштырды. Әнисе Әлфия Гыймадиева Ләйләгөлнең балачагы турында сөйләде. Кызы кечкенә чагыннан ук хәрефләрне төрле образлар белән чагыштырып өйрәнгән, тапкыр телле, чая булган, беренче шигырен дүрт яшендә уйлап чыгарган:

    "Дөнья матур, дөнья киң,

    Бу дөнья кояшка тиң,

    Ә кояш илемә тиң,

    Ә илем әнигә тиң". Беркатлы сабый күзаллавы. Дөнья әнигә барып тоташа шул. Әни - дөнья тоткасы.

    Ләйләгөлнең мәктәпнең йөзек кашы, маягы булуы, барлык эшләрдә дә актив катнашуы турында укытучысы Рушания Лотфуллина таныштырып үтте.

    - Мәктәптә бер генә җәмәгать эшеннән дә читтә калмады ул. Кичәләр оештырумы, Укытучылар көнендә һәрберсенә багышлап шигырьләр язумы, Соңгы кыңгырау бәйрәмендә саубуллашуның бөтен нечкәлекләренә тукталып язылган сценарийлармы - бөтенесе дә бар иде, - диде ул.

    Мәктәп елларыннан соң студент еллары башлана... 1996-2000 нче еллар. Ләйләгөл Казан дәүләт университетын, аспирантураны уңышлы тәмамлап, 2000 елда Исмәгыйль Гаспралы һәм аның "Тәрҗеман" гәҗите теле" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Берничә ай үтүгә, аның хезмәте Мәскәү галимнәре, Югары аттестациясе комиссиясе тарафыннан раслана һәм "Филология фәннәре кандидаты» дигән исем бирүгә лаеклы дип табылган. Кызганыч, Ләйләгөл үзенең фәнни дәрәҗә дипломын күрә алмый, ул бу дөньядан фаҗигале төстә китеп бара.

    Студент елларында ук Ләйләгөл мәктәптә рус балаларына татар телен өйрәтү белән шөгыльләнә. Фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясый, "Фән һәм тел" журналында мәкаләләре дөнья күрә. Безнең көннәргә мирас булып, аның саллы хезмәте, утызлап шигыре, ике хикәясе һәм балалар өчен әкияте калды.

    Ләйләгөлнең үлеме әти-әнисе, туганнары өчен - олы фаҗига, йөрәкләрне тетрәтерлек кайгы. Әлфия апа кызы турындагы истәлекләрне шигырь юлларына салган:

    "Җирдә кылган изгелекләрең хакына

    Ходай сине ярлыкасын иде.

    Сине онытмыйбыз. Изге җаның

    Җәннәтләрдән урын алсын иде".

    Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова болай диде:

    - Әлфия апа баласын югалту кайгысыннан сынмыйча, сыгылмыйча нык булып калган. Тормыш иптәше, балалары һәм туганнары аңа шушы олы кайгыны җиңеп чыгарга ярдәм итте. Ә Ләйләгөлнең шигырьләрендә туган җирне, аның кешеләрен ярату хисләре ярылып ята.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: