Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Әкият» курчак театры кемнәрне сөендерә?!

    «Әкият» курчак театрының яшь артистлары "Миләшкәй" балалар бакчасы нәниләрен "Теремкәй" әкияте белән шатландырды (җитәкчеләре - Венера Сафиуллина).

    Балалар әкиятне зур кызыксыну белән карады, гөрләтеп кул чапты, геройлар өчен борчылды. Спектакльне тамаша кылгач, алар сорауларга җавап бирде, рус һәм татар телендә әкият геройларының исемнәрен атадылар. Беренче класста гына укуларына карамастан, нәни артистлар инде тамашачы мәхәббәтен яуларга да өлгерде. Аларга алга таба да уңышлар юлдаш булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: