Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Клуб тиздән өлгерәчәк

    Бу атнаның сишәмбесендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авылында төзелүче клубта киңәшмә үткәрде.

    Район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре, төзүчеләр катнашында узган киңәшмәдә сүз социаль яктан әһә­миятле булган әлеге объектны 1 октябрьгә өлгертү хакында барды. Авыл клубларын яңарту буенча республика программасы нигезендә төзелүче әлеге клубта мәдәни чаралар да узачак, спорт белән дә шөгыльләнергә мөмкин булачак. Клуб төзелешен узган атнада "Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесе аша да күрсәт­теләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: