Колаңгыдагы күпфатирлы йорт янында “Безнең ишегалды” проекты буенча очрашу узды
Кайбычта, шәһәрләрдәге кебек, әллә ничә катлы күпфатирлы зур йортлар бармак белән генә санарлык.
Ул йортларның икесе район үзәгендә урнашса, өченчесе – араларында иң “карты” булганы, Колаңгыдагы ике катлы йорт. Шуңа да, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары инициативасы белән Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә тормышка ашырылучы “Безнең ишегалды” республика программасына кертелүләрен белгәч, бу йортта яшәүчеләрне бәхет басты. Күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча моңа кадәр бернинди дә программа эшләгәне, шулай булгач, ремонт та булганы юк иде бит. Авыл йорты белән яшәүчеләр генә капка төпләрен дә, ишегалларын да үзләре теләгәнчә матурлый, берсеннән-берсе матур капкалар ясатып куялар. Киләсе елга Колаңгыдагы күпфатирлы йорт тирәсе дә көлеп торачак әле, чөнки бу проект 2019 елда тормышка ашырыла башлый.
“Безнең ишегалды” проекты буенча хәзер республиканың барлык шәһәр-районнарында да күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән фикер алышулар дәвам итә. Колаңгыга аларның фикерләрен тыңларг җитәкчеләр дә килгән иде.
– Сезнең йортта яшәүчеләр республика программаларының ярдәмен үз мисалларында ачык тойды инде. Чөнки күпфатирлы йортларны ремонтлау программасы нигезендә әле узган ел гына сездә зур ремонт эшләре башкарылды. “Безнең ишегалды” проекты йортыгыз тирәсен төзекләндерүне үз эченә ала. Бу проект 2020-2024 елларда тормышка ашырыла. Кайбыч районында ул беренче елны ук эшли башлый, чөнки бездә күпкатлы йортлар аз бит. Монда балалар мәйданчыгы да, машиналар кую, ял итү урыннары да, эскәмияләр дә, тротуар да булачак, йорт алдындагы мәйдан асфальтланачак, башка эшләр дә алып барылачак. Бүгенге очрашуда аларны кайда урнаштыру турындагы фикерләрегезне тыңлап, менә шушы плакаттагы схемага теркәп барачакбыз, – диде Алексей Николаевич.
Әлеге йортта яшәүчеләр бик актив булып чыкты. Фикерләрен дә белдерделәр, үзләре турында да әйтеп уздылар.
Бу йорт төзелгән елның беренче көненнән үк шунда ике бүлмәле фатирда яшәүче 87 яшьлек Зәкиябану апа Гыйләҗева әйтеп узганча, ул узган гасырда ук – 1968 елның декабрендә файдалануга тапшырылган. Димәк, төзелүенә тиздән 51 ел була.
– Хәтерем ялгышмаса, аны Яшел Үзән шәһәрендәге төзелеш оешмасыннан тимерюл станциясендә эшләүчеләр өчен килеп төзеделәр. Мин үзем Шүширмә авылы кызы, Яшел Үзәнгә кияүгә чыгып, холыксыз иремнән качып диярлек улым белән яңадан туган авылыма кайттым да, станциягә эшкә урнаштым. Башта нинди эш кушсалар, шуны эшләдем, аннан соң, станция буенча дежурный, бераздан станция начальнигы итеп куйдылар,–диде Зәкиябану әби. – Шушы ике катлы йорттан миңа да фатир биргәч, ничек шатлануымны үзем генә беләм. Артык зур булмаган бакчасы да бар. Әмма яши-яши, инде олыгая төшкәч, йортта уңайлыклар булмавы үзен бик сиздерә башлады. Ваннасы юк, су кермәгән, ә иң үзәккә үткәне бәдрәфнең урамда булуы иде. Унике фатирда яшәүчеләрнең барысы да, шул исәптән балалар да, тәүлек әйләнәсе диярлек шунда бара, бигрәкләр дә кыен иде инде. Йортыбызга капиталь ремонт ясалгач, иң сөенгәне мин булганмындыр. Бүлмәләрдә дә бик җылы. Хәзер инде менә ишегалдыбызны да ремонтлыйлар, Аллага шөкер.
Әңгәмәбезгә бу йортта 1984 елда яши башлаган, тимерюл станциясендә кассир булып эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда булган Вера Тарасова да кушылды.
– Зәкиябану апа өчен генә түгел, барыбыз өчен дә шатлык булды ул инде ул капиталь ремонт. 2007 елда йортның түбәсен алыштырдылар. Әле узган ел гына су керттеләр, канализация ясадылар. Моңа кадәр су беренче катка гына килә, икенче катка менеп җитми иде. Капиталь ремонт өчен без җитәкчеләргә бик рәхмәтлебез.
Колаңгы мәктәбендә математика, информатикадан укытучы Гөлнара Закирова да тормыш иптәше Рамил, кызлары Алинә, Зәринә белән шушы йортта 2016 елдан бирле яши.
– “Безнең ишегалды” проекты турында “Кайбыч таңнары” газетасыннан укыдым да, безнең йорт та шушы проектка керә икән бит, дип шатланып куйдым. Йортыбызда хәзер бөтен уңайлыклар да бар, без үзебез душ кабинасы да куйдык, – диде Гөлнара. – Йортыбызга кадәр асфальт юл да салыныр дип өметләнәбез, чөнки язгы-көзге пычракларда балалар бакчасына коляска тартып баруы кыен.
Бу йортта алты бала яши, бишесе мәктәптә укый, берсе балалар бакчасына йөри. Анастасия, Динара, Дамир, Диләрә, Алинә, Зәринәләр, әлбәттә инде, балалар мәйданчыгына бик нык сөенәчәк.
Йорт янында гына кое бар, бакчага суны шуннан алалар, аны да матурлап, тирәсен төзекләндерергә кирәк икән. “Безнең ишегалды” проекты нигезендә ремонтларга рөхсәт булса, аны шул проектка кертәчәкләр. Булмаса инде, башка юлын табачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев