Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе ашлык кабул итәргә әзерме?

    Республикада ашлык кабул итү предприятиеләре һәм элеваторларының быелгы ел уңышын кабул итүгә әзерлеген тикшерә башладылар. Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе ул тикшерүне уңышлы узды.

    Иген кырлары әкренләп алтынсу төскә керә башлады. Димәк, урып-җыю эшләре башланырга да аз вакыт калып бара. Зур көч түгеп үстерелгән икмәкне амбарларга вакытында урнаштырыга кирәк.
    - Безнең предприятиенең егәрлеге көчле, 60 мең тонна ашлык кабул итәргә сәләтле. Аның 42 мең тоннасы элеваторга салынса, 18 мең тоннасы складларга урнаштырыла. Бер көн эчендә өч мең тонна ашлык кабул итә алабыз. Кырлардан кайтарылган игенне чистартып, киптереп, тиешенчә урнаштыру мөһим. Моның өчен техниканың куәте җитә. Быел складларда ашлык тиз бетте, шуңа да ремонт эшләрен башкаруы җиңелрәк булды. Барлык агрегатларның төзеклеген карап, складларны чистартып, дезинфекция ясап чыгардык. Предприятиедә бүгенге көндә 36 кеше эшләсә, урып-җыю чорында алар алтмышка якынлаша. Булачак эшчеләр белән алдан сөйләшү алып бардык, вакытында барысы да коллективка килеп кушылачак, - диде предприятие директоры Илгиз Муглиев.
    Лаборатория мөдире Наҗия Сибгатуллина үзләренең эшчәнлеге, документацияләр белән таныштырды. Комиссия әгъзалары биредәге агрегатларның, складларның торышын карап, тиешле бәя бирде.
    - Биредә барысы да күз алдында. Казаннан чыгып киткәндә үк, монда барысы да тәртиптә булачагына ышанып килдек, чөнки коллектив белән бер генә очрашуыбыз түгел. Һәр нәрсә үз урынында, барлык агрегатлар да эшли, складлар чистартылган, дезинфекция ясалган, тикшерү барышында бер генә зарарлы бөҗәк тә табылмады. Күренеп тора, монда бик зур әзерлек эшләре башкарылган. Коллектив бүгеннән яңа уңышны кабул итәргә әзер, - диде "Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге" учреждениесе белгече Рамилә Таҗетдинова коллектив башкарган эшләргә югары бәя биреп.
    - Предприятиенең бүгенге хәле бик әйбәт, зур эш башкаргансыз. Урып-җыю чорылда барлык амбарларыгыз яңа уңыш белән шыплап тулсын, коллективыгызга ныклы сәтамәтлек, яңа хезмәт уңышлары телим, - диде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе, комиссия рәисе Анатолий Никитин.
    Комиссия составында "Казанзернопродукт" җәмгыятеннән Ольга Ивошина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең өлкән белгече Илфат Шәрәфиев та бар иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: