Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Колаңгы мәктәбендә ремонт

    Укучыларның җәйге каникулларының ике ае артта калды.

    Район мәктәпләрендә ремонт эшләренең барышы белән танышу максатында без Колаңгы төп мәктәбенә юнәлдек.

    Мәктәптә ремонтның тулы көченә баруы ерактан ук күренеп тора: эшчеләр түбәсен профнастил белән яба. Якынрак килгәч, үзгәрешләр күбрәк күзгә чагыла, тәрәзәләр дә яңарган икән.

    Мәктәп фойесында мине мәктәп директоры Равилә Гафарова каршы алды.

    - Гыйнвар аенда ук узган халык җыены барышында ата-аналар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга мәктәпкә ремонт кирәклеге хакында әйткән иде. Чөнки классларда кышын салкын була иде, тәрәзәләр дә искергән, җылыту системасы да юньләп эшләмәде. Альберт Илгизәрович бу хакта республикабыз Президентына мөрәҗәгать итте һәм ремонтка акча бирелде, - диде ул. - Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге "Заман" җәмгыяте җиң сызганып эшкә кереште. Хәзерге вакытта мәктәпнең түбә калае тулысынча диярлек алыштырылды. Чувашиянең Комсомол районы егетләре биш көн эчендә 63 тәрәзәне пластикка алыштырып китте. Кайбычтан Фәннүр Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге бригада җылыту системасын алыштыра. Җылыту радиаторларын урнаштырдылар, алдагы көннәрдә торбаларын тоташтырачаклар. Шулай ук, котельныйдагы җылыту котеллары, счетчик та яңартыла. Мәктәп тышкы яктан да җылытыла, металл сайдинг белән тышлана. Ремонт барышында балалар бакчасын да ябып торырга туры килде, өйләрендә калдырыр кешеләре булмаган балаларны Федоровское балалар бакчасы вакытлыча кабул итте, рәхмәт аларга. Тәрәзә төпләре, җылыту системасы урнаштырылып беткәч, укытучылар коллективы белән буяу эшләрен үзебез башкарырбыз. Кыскасы, 1 сентябрьгә балаларны яңартылган мәктәптә кабул итәчәкбез.

    Равилә Гафарова әйтүенчә, авыл җирлегендәге мәктәпләрнең спорт залларын ремонтлау программасы буенча, мәктәп спорт залын ремонтлау өчен аерым акча бүлеп бирелә. Уку елы башланганчы ул да заманча итеп ремонтланачак.

    Спорт дигәннән, моның белән генә чикләнми әле, мәктәп янында яңа хоккей мәйданы, футбол кыры да төзелә. Хәзерге вакытта булачак футбол мәйданына туфрак ташып, тигезләп куйганнар, көзгә газон үләне чәчеп калдырырга уйлыйлар, киләсе җәйгә ул әзер булачак. Димәк, укучыларга биредә барлык шартлар да булдырыла, аларга бары яхшы укып, спортның үзләре теләгән төрен сайлап шөгыльләнәсе генә кала.

    Кайбыч укучыларына сыйфатлы белем алу өчен әнә шулай тиешле шартлар тудырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: