Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Колаңгының «Радуга» рус фольклор ансамбле җырчысын юбилее белән котладылар

    Колаңгыдагы күпфункция­ле үзәктә эшләп килүче «Радуга» рус фольклор ансамбленең чыгышларын тамашачы һәрвакыт яратып тыңлый, алкышларга күмә. Авылның төрле яшьтәге кешеләрен үз эченә алган бу ансамбльгә йөрүчеләрнең күңеле тулы җыр, ахрысы. Пенсия яшендәге апалар да өй эчендә генә бикләнеп ятмый, шушы үзәккә килеп, бер-берсе белән аралаша, яңа җырлар өйрәнә, районыбыз авылларында...

    Әле шушы көннәрдә генә 55 яшьлек юбилеен билгеләп узган Валентина Төхбәтуллина да безгә шушы ансамбль җырчысы буларак таныш. Гомер бәйрәме белән котларга килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов аның тормышны яратуын, матур күңелле, эчкерсез кеше булуын билгеләп үтте.
    - Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга, рәхмәт хаты тапшырырга килдем сезгә, - диде аңа районның баш аграрие. -Чит төбәктә туып-үссәгез дә, бәхетегезне Кайбыч җирендә тапкансыз. Кайда гына эшләсәгез дә, коллективтагылар белән уртак тел табып, гомуми эшне сыйфатлы башкаруга үзегездән лаек­лы өлеш керткәнсез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларыгыз, онык­ларыгызны куандырып, тормыш иптәшегез белән пар канатлар булып, озын гомер кичерергә язсын.
    Фидаил Нигъмәтҗанов та Валентина Геннадьевнаның җирлекнең җәмәгать эшләрендә актив катнашуын, төрле чаралар үткәргәндә таяныч булуын әйтте.
    Пермь өлкәсенең Куединск районындагы Кибай авылында туып-үскән ул. Язмыш җилләре аны Татарстанга, гомер ишетмәгән Колаңгы якларына китерә.
    - Урта мәктәпне тәмамлагач, Свердлов өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендәге һөнәр-техник училищесына укырга кердем. Аны 1980 елда уңышлы тәмамлагач, юллама буенча Колаңгы станциясенә тимер юл вокзалы буенча дежур итеп эшкә җибәрделәр. Ике ел дәвамында "Гөбенә", "Колаңгы", "Албаба", "Ходяшево" тимер ­юл станцияләрендә дежур булдым. Почта бүлегендә дә дүрт елдан артык эшләп алдым. Барлык төр корреспонденцияләрне Колаңгы станциясендә поезддан ала идек. 1988-2005 елларда Колаңгыдагы ашлык кабул итү пунктында бухгалтер булдым. Хәзерләүләр конторасы кибетендә өч ел сатучы да булдым әле мин. 2008 елдан Колаңгы авылы клубында эшлим, 2012-2014 еллардан авыл җирлеге бухгалтеры.
    Эштән арып- талып кайтса да, өйдәге бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән арынганнан соң, күпфункцияле үзәккә китә ул. "Радуга" рус фольклор ансамбленә йөреп, күңеленә ял ала.
    - Рус халкының элеккеге җырларын да, бүгенгеләрен дә яратып башкарабыз. Ансамбльдә тату коллектив тупланган, кая чакыралар, шунда барып җырлыйбыз. Лаеш районының Никольское авылында үткәрелгән "Каравон" фестивалендә дә ел саен диярлек яратып катнашабыз. Халкыбыз безне яратып тыңлый, бу безгә дәрт өсти, - ди ул.
    Кайбычның һавасы шундыйдыр инде ул, бу якларга килгән кешеләрнең моннан китәселәре килми. Ниндидер сихри тарту көче бар аның. Пермь якларыннан килгән кыз, бәлки, гомерлеккә монда калам дип уйламагандыр да. Рамил Төхбәтуллин белән ике арада мәхәббәт җепләре сузыла, шулай итеп ул татар егетенә кияүгә чыга. Катнаш гаиләдә өч бала үстерәләр, дус-тату гомер кичерәләр. Бүгенге көндә олы уллары Ринат гаиләсе белән Федоровское авылында яши, ул өч бала әтисе. Рөстәмнәре Казанда, ике бала тәрбиялиләр. Кызлары Венера Казан шәһәре кунакханәләренең берсендә администратор булып эшли. Кыскасы, балалары да тормышта үз урыннарын тапкан.
    - Язмышым кушканча, миңа туган ягымнан еракта яшәргә туры килде. Шулай да, үземне бәхетле саныйм, чөнки яраткан тормыш иптәшем янымда, балаларым, оныкларым өчен яраткан әни, дәү әни була алдым. Хезмәт юлымда югары вазифаларда эшләмәсәм дә, район башлыгы исеменнән өемә килеп юбилеем белән котлауларын зур хөрмәт итеп кабул иттем, - диде юбиляр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: