Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошман авылы мәдәният йортында “Башваткыч” уены булды

    Һәр шимбә саен зәңгәр экраннар аша карарга гадәтләнгән "Башваткыч" уенын без, кошманлылар, бу атнаның сишәмбесендә авылның мәдәният йортында тамаша кылдык. Аны алып баручы Җәвит Шакиров та, Зөлфәт Зиннуров та түгел, ә үзебезнең китапханәче Гөлия апабыз Сафиуллина иде. Бераз арытып җибәргән эш көненнән соң әнә шулай ял иттерде ул безне.

    Уенда барлыгы өч гаилә катнашты. Алар Гөлия апа Сафиуллинаның күршеләре, Һади Такташ урамында яшәүче Рузалия һәм Рөстәм Садриевлар, Гөлия һәм Илнур Гыйләҗевлар, Алинә һәм Илнур Садриевлар. Башваткычлар фикер йөртә белү һәм тапкырлык сорый. Шулай ук хәтер яхшы булу һәм җитезлек тә кирәк. Уенда катнашучылар барысы да әлеге сыйфатларга ия булуларын дәлилләде. Башваткычның хәтта четрекле сорауларына да алар җавапны тиз тапты. Һәр дөрес җавап өчен жюри баллар куеп барды. Уенда катнашкан гаиләләргә җиңәргә балалары да ярдәм итте - аларның концерт номерлары өчен әти-әниләренә өстәмә балл бирелде. Рузалия апа белән Рөстәм абыйның уллары Гадел дуслык турында шигырь сөйләде. Илнур белән Алинәнең кызлары Камилә җыр бүләк итте. Илнур белән Гөлиянең кызлары Язилә, игезәк уллары Фаяз һәм Нияз да матур итеп шигырь сөйләп, әти-­әниләренең җиңүгә мөмкинлекләрен арттырды.
    Уенның кагыйдәләре буенча, башваткычны күбрәк чишкән кеше суперфиналда катнашу мөмкинлегенә ия була. Мондый бәхет Рузалия апа белән Рөстәм абый гаиләсенә елмайды. Гомумән, Рөстәм абый үзен чып-чын башваткыч чишү остасы итеп күрсәтте, аны "аяклы энциклопедия" ди­сәк тә, ялгыш булмас.
    - Тормыш иптәшем кроссвордлар чишәргә бик ярата. Сканворд һәм кроссворд газеталарына даими язылабыз, - диде Рузалия апа. - Аларны чишү фикерләү сәләтен үстерә һәм зирәклекне арттыра бит.
    Шулай ук тамашачылар да кул чабып кына утырмады, алар өчен дә табышмак­лар әйтелде. Аларга җавап табуда Райнур Әсәдуллин өлгерлек күрсәтте. Аңа истәлекле бүләк бирелде. Суперфиналга әйтелгән татар халык мәкален дә ул беренченләрдән булып әйтеп бирде. "Күрше хакы - тәңре хакы" дигән мәкальне юкка гына сайламаган Гөлия апа, чөнки ул яшәгән урамда күршеләр нәкъ менә шундый девиз белән яши. Хезмәттә дә, бәйрәмдә дә, борчу-мәшәкать килеп туганда да бергә һәм бердәм алар. Афәрин, Һади Такташ урамында яшәүчеләр, Кошманның башка урамнары да сездән үрнәк алсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: