Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Кошман авылында “Ак калфак” оешмасының матур очрашуы булды

    "Кошман авылында "Ак калфак" оешмасының бик матур очрашуы булды.

    Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина авылның иң актив хатын-кызларын җыйган иде анда. Бергәләп гаилә, бала тәрбиясе, буйдак егетләр, яшь гаиләләр турында сөйләштек без. Бирегә җыелган апаларның тормыш тәҗрибәсе искиткеч бай, аларның киңәшләренә таянырга, бергәләп яшь гаиләләргә файда булырлык матур эшләр эшләргә була бит, дип шатланып кайттым мин. Очрашуда беренче эш итеп, "Ак калфак"ның Кошман авылындагы бүлегенең җитәкчесен сайладык. Ул - китапханәче Гөлия апа Сафиуллина булды. Башкаларга да "эш урыннары" бүленде: кемдер - килен-каенана мөнәсәбәтләре буенча киңәшче булды, кем яучы, кем динебез сораулары буенча җаваплы, кем аш-су остасы... Бергә киңәшеп, яшь әти-әнигә файдалы булырлык бер матур кичә уздыруны да планга керттек. Бик җылы, күңелгә рәхәт сөйләшү булды ул. Районыбызның хөрмәтле хатын-кызлары! Кайбычның башка авылларында да "Ак калфак" оешмасының бүлекләрен булдырып, бергәләп эшләргә телибез! Максатыбыз: яшь гаиләләргә ярдәм итү, гореф-гадәтләрне кайтару, яшь әниләр мәктәбе, яучы почмагы булдыру. Сез дә безгә булышсагыз иде! Элемтәгә керү өчен телефон: 89274012732.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: