Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошман авылында вәгазькичәсе булды

    Дүшәмбе кичендә Кошман авылы халкының олысы-кечесе вәгазь кичәсенә ашыкты. Анда күрше-тирә авыллардан килүчеләр дә бар иде. Казандагы "Ярдәм" мәчете мөгаллиме Фәнис Миңгәрәевның вәгазьләрен йотлыгып тыңладылар.

    Вәгазь кичәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Түбән Кошман мәчетенең имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сабиров та катнашты. Иң элек Ибраһим хәзрәт Коръән сүрәләре укыды, Фәнис хәзрәт Миңгәрәев дога кылды.
    - Исламга килүем дүрт яшемдә булды - әтием мине үземнән өлкәнрәк күрше егете белән намазга йөртә башлады. Мин аннан догалар һәм сүрәләр өйрәндем. Алты яшемдә бик каты авырып, өч ай комада яттым һәм күрү сәләтемне югалттым. Бу вакытта минем беренче канатым ислам дине булса, икенчесе әти-­әнием иде, - диде Фәнис хәзрәт. - Мәктәпне тәмамлагач, ислам көллиятендә, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем алдым. Шул чорда "Сөләйман" мәчетенә Брайль системалы "Коръән" китаплары кайтартылды.
    Җиңел булмаса да, Россия Ислам университетын тәмамлый ул. Фәнис хәзрәт хәзерге вакытта "Ярдәм" мәчетендә күрмәүче шәкертләргә белем бирә.
    Алга таба Фәнис хәзрәт яхшылык, изгелекнең кешегә үзе кайтачагы, мәрхүм булган балаларның ата-аналардан дога өмет итүләрен, аларны догасыз калдырыр­га, гайбәт сөйләргә ярамаганлы турында сөйләде. Очрашуга Олы Кайбычтан килгән, үзенең дә күзләре күрмәүче Валентина апа Сәлахиева хис-кичерешләре белән уртаклашты.
    - Мин "Ярдәм" мәчетендә белем алдым, Фәнис хәзрәт - минем остазым. Аңа да, әлеге кичәне оештыручыларга да зур рәхмәт, - диде ул.
    - Халык вәгазьләр тыңларга сусаган, югыйсә шуның кадәр кеше җыелмас иде. Күрү сәләтен югалтса да, Фәнис хәзрәт күпме догалар һәм сүрәләр өйрәнгән, ул барыбызга да үрнәк булып тора. Шөкер, безнең күзләребез күрә, колагыбыз ишетә, шуңа да уфтанып, зарланып яшәмик әле, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм хәзрәткәө рәхмәтләрен ирештерде.
    Ибраһим хәзрәт Сабиров халыкны алга таба да шундый очрашуларга килергә өндәде. "Вәгазь тыңлау кешенең иманын арттыра, ә иманлы кеше беркайчан да туры юлдан язмас!" - диде ул. Хак сүзләр!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: