Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошман авылында яшәүче Әлфия апа Бикаевага туксан яшь тулды

    Күптән түгел Кошман авылының иң өлкән кешеләренең берсе, тыл хезмәтчәне Әлфия апа Бикаева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аны котларга туган-тумачасы гына түгел, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, авылыбыз депутаты Марсель Садриев та килде. Барысы да әбекәйне...

    Үз гомерендә аның йөрәге аша куанычлы мизгелләр дә, борчу-хәсрәт тә күп үткән. Ләкин бүгенге көненә шөкер итеп яши Әлфия апа. Чөнки ул улы Назыйм, килене Гөлнур һәм оныгы Лилия тәрбиясендә бәхетле картлыгын кичерә. Урыны шау чәчәкле гөлләр белән тулы өйнең түрендә аның.
    - Менә бу гөлебез бүген генә чәчәк атты. Бик тә хикмәтле ул, һәрберебезнең туган көнендә чәчәкләре белән сөендерә, - диде килене Гөлнур апа.
    Гөлләр генә түгел, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да белгән Әлфия апа Бикаеваның туган көне икәнен - 90 яшьлеге белән котлап, аңа рәхмәт сүзләре язылган котлавын җибәргән. Әлеге котлауны һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткасын, истәлекле бүләген әбекәйгә Фәния Петухова тапшырды.
    - Чын күңелдән рәхмәт әйтеп, районыбыз җитәкчесе, шәхсән үз исемемнән сезне матур, истәлекле бәйрәмегез белән котлыйм, сәламәт һәм бәхетле булыгыз, - диде ул.
    Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да котлау сүзләрен әйтеп, юбилярга бүләк бирде .
    - Бик күп авырлыклар кичерсәң дә, син сынмадың. Бүген кадер-хөрмәттә яшисең, Әлфия апа. Ходай сине шуннан аермасын! - диде ул.
    Башка яшьтәшләре кебек, Әлфия апа Бикаеваның да яшь бөредәй яшүсмер елларын дәһшәтле сугыш урлый.
    - Урманын да кисәргә, ташын да чыгарырга туры килде. Фермада, аннан соң колхозда төрле эшкә йөрдем мин, - диде ул хатирәләрен яңартып.
    Авылдашы Низам абый белән гаилә корып, дүрт балага гомер бирәләр, тик бергәләп аякка бастырыр­га насыйп булмый аларны. Яшьнәп яшәр чагында пар канатларның берсе каерыла - Низам абыйның юл фаҗигасендә гомере өзелә. Язмыш дигәнең Әлфия апага әрем сыман ачы хәсрәтне тагын әзерләгән булып чыга. Кабат юл фаҗигасе. Бу юлы газиз баласын - алма кебек кызын югалта ул. Гөлиясе нибары егерме өч яшендә була аның, бер яшьлек баласы ятим, сөлектәй ире тол кала...
    Бу вакыйгалардан соң күпме сулар аккан, Әлфия апаның бер яшьлек чагында ятим калган оныгы Ләйсән дә әтисе ягыннан әбисе тәрбиясендә үсеп буйга җиткән, белем алган, тормышка чык­кан. Бүгенге көндә ул Апас районы Урта Балтай авылында яши, Дәүләки мәктәбендә укытучы булып эшли. Әбисен оныкчыклар белән сөендергән, бүгенге көндә ул ике бала анасы. Юбилярның яраткан дүрт оныгы, биш онык­чыгы бар. Олы улы Нияз Яшел Үзән шәһәрендә, кызы Гөлчәчәк Казанда яши. Ял көнендә Әлфия апаны котларга дип алар да кайтачак һәм әниләренең туган көненә чәчәк аткан гөлне күреп шатланачак. Ул бит бәхет гөле, аның шулай туган көндә чәчәк атуы да яхшыга, беркайчан шиңмәсен, һәрвакыт шау чәчәктә булсын ул гөл. Бикаевлар белән саубуллашканда чын күңелдән әнә шундый теләкләр теләдек без. Ә алар исә үз чиратында рәхмәт әйтеп, тагын кунакка килүебезне көтеп калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: