Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошман халкы сайлауга бәйрәмгә барган кебек килә

    Кошман авылының мәктәп бинасында урнашкан 1611 нче сайлау участогына иртәдән үк халык күп килде. Биредә тантана һәм бәйрәм рухы тудырылган, музыка яңгырый. Коймак белән чәй эчү дә оештырылган, мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясый. Көзге матур көндә үтүче сайлауларга күпләр гаиләләре, балалары һәм оныклары белән бергә...

    -Гаиләм, балаларым, оныкларым һәм үземнең республикам киләчәге өчен тавыш бирәм. Чыннан да, бу сайлаулар зур әһәмияткә ия, гади халыкның тормышын яхшырту өчен күбрәк эшләр башкарылсын иде. Шуның өчен дә эшкә барыр алдыннан иң элек үземнең гражданлык бурычымны үтәдем, - диде ул.

    Яруллиннар исә сайлауга барысы бергә килгән иде: гаилә башлыгы Илгиз абый, тормыш иптәше Фирдинә ханым, уллары Илфир белән киленнәре Рамилә һәм кызлары Сиринә.

    Сайлауларга гаиләбез белән җаваплы карыйбыз, шуның өчен иң беренче эш итеп сайлау участогына килдек. Тормышларыбыз яхшы, дөньялар имин булсын дигән теләктә үз тавышыбызны бирдек, - диде Фирдинә ханым.

    Нәфыйковлар гаиләсе дә сайлауларда актив катнаша.

    Минем сайлаулардан беркайчан да калганым юк, бүген дә түзмәдем, килдем менә. Биредә күптән күрешмәгән таныш-белешләрем белән аралаштым, мәктәптә һәм аның тирә-юнендә булган матур үзгәрешләрне күреп шатландым. Тормыш иптәшем Габделхак, улым Айрат, киленем Гөлнара һәм оныгым Айсылу сайлауларда беренче мәртәбә генә катнашмый. Ә менә әле күптән түгел генә мәктәпне тәмамлап, студент булган икенче оныгым Айгөл исә бүген беренче мәртәбә тавыш бирәчәк, - диде 70 яшьлек Рәшидә апа Нәфыйкова.

    Сайлау участогында җәмәгать тәртибен район полиция бүлеге хезмәткәре саклый, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан район янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре дежур тора.

    Участокта теркәлгән 600 сайлаучының сигезе - беренче тапкыр сайлаучылар. Тормышларындагы мөһим вакыйга истәлеге итеп, аларга бүләкләр әзерләнгән. 64 кеше, авыру сәбәпле, гариза язганнар, алар өйдә тавыш бирәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: