Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошман мәктәбе укучысы ришвәтчелек турында ни уйлый

    Ришвәтчелек, ришвәт алу дибез… Ә нәрсә соң ул? Минем әлегә кадәр бу турыда уйлаганым да булмады. Әмма ул хакта еш ишетергә, укырга туры килә. Гомумән алганда, бу хәзерге заманның чиренә әйләнде.

    Коррупция сүзенең нәрсә аңлатуына төшенер өчен аңлатмалы сүзлек ярдәм итте миңа. Менә анда коррупция турында нәрсә диелгән: ул - дәүләт вазифаларын биләүче, шулай ук дәүләт граждан хезмәте яисә муниципаль хезмәт вазифаларын биләүче затларның, үз вәкаләтләреннән һәм шуңа бәйле мөмкинлекләрдән файдаланып, үз мәнфәгатьләрендә, шулай ук башка затлар мәнфәгатьләрендә, шәхсән үзләре яисә арадашчылар ярдәмендә законсыз рәвештә мөлкәти байлыклар һәм өстенлекләр алуы, яисә алардан файда күрүе. Дөрестән дә, шулай бит.

    Ришвәтчелек адым саен күзәтелә. Моны беркемнән дә яшереп торасы түгел. Аның белән һәркемнең очрашканы бардыр. Мин үзем беркайчан да ришвәт бирергә җыенмыйм һәм башкаларга да шуны киңәш итәм.

    Ришвәтчелек нәрсәдән килеп чыга соң? Кеше нигә бу адымга бара? Намуслы яшәп булмыймы икән соң? Коррупцияне китереп чыгаручы төп сәбәп, әлбәттә, түбән хезмәт хакыдыр. Җиңел ысул белән табыш алырга теләүчеләр дә коррупциянең тамырлары җәелдерүгә этәргеч ясый.

    Ришвәтчелеккә каршы көрәшәләр, анысы - хак, тик бу эш озак елларга барачактыр шул. Аңа тиз арада гына чик куела торган түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: