Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошман мәктәбе укытучысы Айгөл Кадыйрованы укучылар ни өчен ярата

    Укытучым, мәктәп... Бу сүзләрне ишетүгә, колагыма көмеш кыңгырау чыңы, укытучы апамның ягымлы тавышы ишетелеп киткәндәй була. Әле кайчан гына, әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә - менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда - ап-ак тасмалар, күңелдә - ап-ак хыяллар......

    Алар бөтенесе дә бик әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Мин бөтен укытучыларны да хөрмәт итәм һәм, безгә белем бирүләре өчен, аларга бик рәхмәтлемен. Араларында минем яраткан укытучым - Айгөл Кадыйрова. Ул - безнең сыйныф җитәкчебез, музыка һәм сәнгать фәннәреннән укыта. Айгөл апа бик яхшы күңелле һәм кайгыртучан. Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле булуыбызны тели. Аны безнең икенче әниебез дип әйтергә дә мөмкин. Әниләребез кебек үк, ул да безне, кирәк вакытта - мактый, ә кайчак ачулана да белә. Ләкин без аңа үпкәләмибез, киресенчә, хатабызны төзәтергә һәм апа әйткәнчә эшләргә тырышабыз.Ул һәрберебезгә шәхес итеп карый, җылы итеп эндәшә, безнең күңелләргә ачкыч таба белә, уңай шартлар тудырырга омтыла.

    Айгөл апа укуыбыз турында беркайчан да онытмый. Һәркөн саен: «Бөтен дәресләргә дә әзерләнеп килдегезме? Аңладыгызмы? Нинди билгеләр алдыгыз?» - дип сораша. Ул һәрвакыт дәресләрне ныклап өйрәнергә куша, чөнки мәктәптә тупланган белемнәребезнең киләчәк тормышыбызда безгә кирәк булачагын бик яхшы аңлый.

    Укытучының эш нәтиҗәсе укучы эшчәнлегендә чагыла, дип уйлыйм мин.

    Айгөл апаның барлык сыйфатлары миңа бик ошый. Шуңа күрә ул - минем яраткан укытучым. Мин аңа гомерем буе, безгә, укучыларга, күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакмын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: