Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман мәктәбендә Алма бәйрәме үткәрделәр

Ел саен сентябрьнең соңгы атнасында мәктәбебездә алма бәйрәме гөрләп уза. Җәйнең икенче яртысыннан башлап сал-кын көзгә кадәр кәрзин-кәрзин уңыш биргән, саклый белгән очракта кыш буена тәмен югалтмый торган сусыл, татлы җимеш бит ул! Алма - бакчаның патшасы, яме, дип юкка гына әйтмиләр.

Бу күңелле чараны авылыбыз китапханәчесе Гөлия Сафиуллина һәм башлангыч сыйныф укытучылары әзерли. Балалар да бу бәйрәмне көтеп ала, бәйгеләргә атна буе әзерләнәләр. Алманың килеп чыгу тарихын да ачыклаганнар хәтта! Баксаң, алманың туган җире булып Кече Азия санала икән. Шуннан ул күп меңнәрчә еллар элек Палестина җиренә күчкән, аннан Мисыр, Борынгы Греция һәм Римга таба таралган. Аннары инде Европага һәм Азиягә кергән. Алмагач - иң күп таралган төп бакчачылык культурасы. Татарстанда алмагачның 30га якын сорты үсә. Алмагач 80-100 ел яши ала, ләкин ул 40-50 ел чамасы гына алма бирә.

Ә менә Кошмандагы иң зур алмалар Айназ Саттаров һәм Риназ Гарифуллиннар бакчасында үскән. "Авылыбызның иң зур алмасы" дигән конкурста алар җиңү яулады, ә иң кечкенәләрен Исламия һәм Ислам Миңнуллиннар бакча­сын­да үскән булып чыкты.

Алма турында нинди генә такмаклар, табышмаклар, мәкальләр юк икән! 4 нче сыйныф укучысы Айназ Саттаров үзе генә дә илледән артык мәкаль язып килгән. Алма сортларын иң күп белүче булып 3 нче сыйныф укучысы Сәйдәш Сабиров танылды. Бу татлы җимешнең тәме, төсе һәм башка сыйфатлары буенча матур сүзләр әйтү конкурсында 4 нче сыйныф укучысы Ринат Гариповка тиңнәр булмады. Алмага багышланган рәсем конкурсында 2 нче сыйныф укучылары Ләйлә Хайретдинова, Гөлия Сабирова җиңде. Укучыларыбыз алма турында матур шигырьләр дә иҗат иткән. Бәйрәмнән һәр укучы матур кичерешләр белән кайтып китте. Алма турында сөйләшә торгач, үзебез дә аптырадык - аннан да файдалы культура юк, диярсең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман мәктәбендә Алма бәйрәме үткәрделәр