Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошман мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады

    Бүген район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Кошман төп гомумбелем мәктәбендә бәйрәм быел да якты мизгелләре белән үтеп китте.

    Мәктәп үзенең иң тырыш, батыр, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 5укучысы белән саубуллашты. Аларны директор Илмас Хәмидуллин, Кошман авылы җирлеге башлыгы Лилия Сафина, район башлыгының ярдәмчесе Фәния Петухова, мәгариф бүлеге методисты Ландыш Зыядиева, беренче укытучылары Гүзәл Саттарова, сыйныф җитәкчесе Айгөл Кадыйрова һәм әти-әниләр исеменнән Гөлнара Фәйзуллина котлады, чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, хәерле юллар һәм зур уңышлар теләделәр. Беренче классны тәмамлаучы укучылар шигырьләр сөйләделәр.Ә чыгарылыш класс укучылары үзләре исә җыр һәм биюләрдән торган иҗади программа хәзерләгәннәр. Күккә төрле төстәге һава шарлары очкан мизгел беркемне дә битараф калдырмады. Соңгы кыңгырау тавышын яңгырату хокукы чыгарылыш класс укучысы Динар Насретдиновка һәм аның сеңлесе, 1нче класс укучысы Алиягә бирелде. Әлеге көмеш кыңгырау чыңлап кына калмыйча, якты юллар теләп, матурлыкка өндәп, үзенең биш чыгарылыш укучысы белән саубуллашты сыман.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: