Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошманда авыл җыены оешкан төстә үтте

    Кошман авылында отчет җыелышы җылы очрашу рәвешендә, оешкан төстә үтте. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Руслан Заһретдинов, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, "Ак барс Кайбыч"- 1 агрофирмасы директоры Илгиз Саттаров һәм оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.

    Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина Кошман, Урсак урман хуҗалыгы поселогы буенча узган ел үтәлгән һәм агымдагы елда планлаштырылган эшләр белән таныштырып, җирлек эшчәнлегенең барлык өлкәләрен яктырткан эчтәлекле чыгыш ясады. Гомумән, җыелыштагы һәр чыгыш мәгънәле иде, алар барысы да электрон презентацияләр белән үрелеп барды. Кошманлылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты, фикер-тәкъдимнәрен ирештерде. Бу авылда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатында шактый эш башкарылган. Узган елгы планда каралганча, Кошманның Гыйс­мәтуллин урамына каты өслекле юл салынган. Урсак урман хуҗалыгы поселогында урам утлары өр-яңага алыштырылган, авыл мәдәният йорты котельныена капиталь ремонт үткәрелгән. Авыл җирлекләреннән Кошман беренчеләрдән булып үзара салым акчасын җыеп бетергән һәм аның буенча планлаштырган эшләрне дә иң элек төгәлләгән. Бу акчага авылдагы бер зиратның тирә-ягын бөтенләе белән, икенчесенең тотылып бетмәгән бер ягын заманча материаллар белән әйләндереп алдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә яңа мәһабәт һәйкәл сафка баса. Үзара салым акчасына шулай ук Урсак урман хуҗалыгы поселогындагы янгын машиналары өчен су алу гидранты ясалган, яңа колонка урнаштырылган һәм су башнясы төзекләндерелгән. Авыл җирлеге башлыгы бу акча ярдәмендә агымдагы елда планлаштырылган эшләр белән дә таныштырды.
    - Үзара салым акчасы булмаса, без моның кадәр эш башкара алмаган булыр идек. Монда утырган һәркемнең «Бу эшкә минем дә, яки минем гаиләмнең дә өлеше керде бит», дип чын күңелдән горурланып әйтерлеге бар, - диде Лилия Сафина халыкка мөрәҗәгать итеп.
    Лилия Рәшитовна үз чыгышында мәдәният йортына капиталь ремонт ясау, авылның халык телендә Түбән Кошман дип йөртелүче өлешендәге су башнясын алыштыру кирәклеген, юллар һәм баганалардагы утлар мәсьәләсен хәл итәсе барлыгын әйтте. Ул республика программасы ярдәмендә авылда спорт мәйданчыгы төзеләчәген хәбәр итте.
    Җирлек башлыгы авылларны экологик яктан чиста тоту, чүп-чар түктермәү - иң авыр проблемаларның берсе булуын әйтте.
    - Түбән Кошман ягындагы тиешле булмаган урынга түгелгән көнкүреш калдык­ларын ташу өчен узган ел үзара салым акчасыннан файдаланырга туры килде. Ләкин бу эш әле төгәлләнмәде. Ә бит ул акчаларга җирлек өчен мөһимрәк башка эш башкарып булыр иде. Әле шуннан соң да чистарып бетәбез, башка чүп-чар түгелмәячәк дип кем гарантия бирә ала? - диде ул, халыкны чисталык­ка өндәп.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу өлкәдә контрольне көчәйтергә, теләсә кая чүп түгүчеләргә штраф түләтергә һәм калган чүпне быел да үзара салым акчасын файдаланып түгеп бетерергә кирәклеген әйтте.
    - Үзегез ясаган чүплекне үзегездән үк җыелган акчага чистартырга туры килә бит, - диде ул. - Кошманда иң мөһим мәсьәлә булып экология тора. Башка өлкәдә минем бер шелтәм дә юк.
    Очрашуда мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин, ветераннар Советы рәисе Гүзәлия Саттарова, участок уполномоченные Александр Воробьев, фельдшер Рузилә Шәрәфиева, китап­ханәче Гөлия Сафиуллина еллык эшчәнлекләре хакында чыгыш ясады.
    Район күләмендә 17 авыл җирлеге арасында уза торган рейтингта Кошман еллык нәтиҗәләр буенча беренче урында. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да "Кошман - иң булдыклы авылларның берсе ул!" диде.
    Чыннан да, мактанырлык, үрнәк булырлык эшләре һәм күрсәткечләре бар Кошманның. Бу алга таба да шулай булсын иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: