Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошманда беренче класска унике бала укырга керде. Фотогалерея

    Яңа уку елы Кошман мәктәбе өчен аеруча истәлекле. Чөнки элеккеге белем йорты үзенең сиксән, хәзергесе егерме еллыгын бәйрәм итәчәк. Быел укырга керүче балалар саны ягыннан әлеге мәктәп башкалардан аерылып тора. Җиде малай һәм биш кызның тәүге тапкыр мәктәп ишекләрен ачып керүе сөенечле хәл.

    Белем бәйрәме уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова да үз чыгышында әнә шул хакта әйтте. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән барлык укучыларны, укытучыларны, ветеран укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлады һәм укырга керүче балаларга бүләкләр тапшырды. Аерым уңышларга ирешкән педагоглар Рамилә Айзатуллова кулыннан Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре алды. Директор Илмас Хәмидуллин мәктәпнең узган уку елында булган уңышларына тукталды. Әлеге уңышларга үз өлешен керткән педагогларны һәм алдынгы укучыларны бүләкләде. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина күптән түгел ундүрт яшен тутырган сигезенче класс укучысы Айназ Саттаровка паспорт тапшырды. Белем бәйрәме белән котлау өчен тантанага "Дубрава - 1" агрофирмасының Кошман бүлекчәсе управляющие Ринат Садриев та килгән иде. Ул беренчеләргә агрофирма әзерләгән бүләкләрне тапшырды. Котлаулар укучылар чыгышы белән үрелеп барды. Көмеш кыңгырау чыңы яңгырагач, классларда тәүге дәрес үткәрелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: