Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошманда “Әдәби ишегалды”исемле очрашу узды. Фотолар

    Мәктәп укучылары каникулда китап укыймы? Юк, аларның бер ишләре уеннан бушамый, икенчеләре компьютердан аерыла алмый, дип кырт кисәргә ашыкмагыз. «Ак калфак» оешмасының Кошман авылы бүлекчәсе җитәкчесе, китапханәче Гөлия Сафиуллина әйтүенчә, җәйге ял вакытында да балалар китапханәгә эзне суытмый. Аеруча әби-бабайларына кунакка кайтучылар күп мөрәҗәгать итә икән. Китапны якын дус итеп...

    Балаларның шат авазы бер дә тынып тормаган әлеге урам бу кичтә тагын да җанланды. Әнә, Гөлия апалары аларга нинди генә матур-матур китап һәм журналлар алып килмәгән!
    -Әлеге очрашуның төп максаты - балаларда китап уку культурасын булдыру, аларны мөмкин кадәр күбрәк китапханәгә җәлеп итү. Китап укуга, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүне мөмкин кадәр яшьтән башларга кирәк. Шуңа күрә бирегә бик кечкенәләрне дә чакырдым, -диде Гөлия Сафиуллина.
    Балалар гына түгел, аларның әни һәм дәү әниләре дә катнашты "Әдәби ишегалды"нда. Китап укудан бала ләззәт алырга тиеш, ул уен кебек үк кызыктыргыч булганда гына баланы мавыктыра ала, ди белгечләр. Тәҗрибәле китапханәче дә очрашуны кызыклы бәйгеләр белән үреп алып барды. Иң оста әкият сөйләүче Әлфис Өметбаев булды, шигырь сөйләүдә Данияр Гарифуллинга тиңнәр булмады, ә Рәдиф Җәләлиев үзен иң матур җырлаучы итеп күрсәтте, табышмакларга иң күп дөрес җавапны Язилә Гыйләҗева тапты. Шуны искәртеп үтәсе килә, Данияр - шәһәр баласы, җәйгә дәү әтисе белән дәү әнисенә кунакка кайткан. Шәһәр мохитендә үссә дә, Габдулла Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигырен сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтте.
    - Оныгым быел мәктәпкә укырга бара. Бик яратып татарча китаплар укый, матур итеп әкиятләр сөйли. Гөлия апасы чакыргач та, балалар өчен күңелле дә, файдалы да чарада бик шатланып катнашырга булды, - диде Даниярның дәү әнисе Гүзәлия апа.
    Балалар шатланышып "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерде, оста итеп "Шүрәле" геройларының сурәтен төшерде, тизлеккә шар да кабартты, үзләренә бүләкләр дә кисте. Ахырдан Гөлия Сафиуллина барысын да компот һәм үзе пешергән тәмле коймак белән сыйлады. Яшь китап сөючеләр бертавыштан рәхмәт әйтте. Кем белә, бәлки үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән Гөлия апалары йогынтысында алар арасыннан киләчәктә язучы-шагыйрьләр, тел белгечләре чыгар. Әдәби ишегаллары алга таба башка җирлекләрдә дә даими очрашу, фикер алышу һәм илһам алу урынына әйләнсен иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: