Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошманда дини Сабан туе булып узды

    Августның кояшлы бер конендә Кошман авылының Сабан туе үткәрелә торган гаҗәеп матур урынында үзенчәлекле җыен булып узды. Бирегә Югары Һәм Түбән Кошман авылларының мәдрәсәдә дини белем алучы балалары һәм әби-апалары Сабан туена җыелды.

    Бер-берсенә терәлеп урнашкан Югары һәм Түбән Кошманда дини йолаларны һәм гореф гадәтләребезне аеруча хөрмәт итүче халык яши. Ике авыл мәчетендә дә октябрьдән башлап апрельгәчә дини укулар уза. Моннан тыш, мәктәптә укучы балалар ел саен август башында Ислам кануннары буенча өстәмә белем ала. Әлеге Сабан туе ун көн дәвамында оештырылган дини укуларга йомгак ясау иде.

    Бирегә махсус чакырылган кунаклар гына килгәнлектән, кеше күп булмаса да, Сабан туе бик тә күңелле узды. Оештыручылар күңелсезләнеп торырга ирек бирмәде. Түбән Кошманның имамы Ибраһим Сабиров бәйрәмне ачып җибәргәннән соң, уеннар башланып китте. Гадәти Сабан туенда нинди уеннар оештырылса, биредә дә берсе дә калмады - таяк тартышудан башлап, күзне бәйләп, призлар кисү, капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартышу, узышу, капкага туп кертү - берсе дә калмады.

    Чирәм өстенә әзерләнгән табында чәй эчеп алганнан соң, Югары Кошман мәдрәсәсе мөгаллимәсе Мөслимә Яруллина соңгы бүләккә ия чыкканчыга кадәр берсен дә тик тотмады. Ә бүләкләр күп иде. Догалар язылган келәмнәр, шамаилләр һәм башка төрле зур һәм кечкенә призлар барысы да иясен тапты.

    Ахырдан бар кеше дә шашлык һәм чын үзбәкчә пылау белән сыйланды. Ә инде Сабан туеның балалар түземсезләнеп көтеп алган мизгеле - ул да булса - хәзинә эзләү. Малайлар һәм кызлар бәйрәмнең ни белән тәмамланасын бик яхшы белә, Ибраһим агалары металл эзли торган җайланмасын чыгаруга, тиз генә чиратка тезелделәр. Һәр балага берәр минут вакыт бирелде һәм җиргә күмелгән өч хәзинәне дә эзләп тапканчы беркем дә кайтып китмәде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: