Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошманда праймеризда 37 ел фермада эшләүче савымчы да катнашты

    Кошман авылы мәдәният йортында ачылган хисап участогында праймеризда Кошман, Олы Кайбыч, Мөрәле авыл җирлекләрендә, Афанасьевка авылларында яшәүчеләр катнаша. Хисап комиссиясе рәисе Резидә Сайранова әйткәнчә, халык иртәнге сәгатьләрдә аеруча активлык күрсәткән. Фермада 37 елдан артык савымчы булып эшләүче Гөлфия Шәфиева да праймеризда катнашучылар арасында иде.

    - Иртәнге савымны бетереп, өйгә кайттым да, эш киемемне алыштырып, мәдәният йортына килдем. Кайбычка килүче депутатлар эшчәнлеге белән район газетасыннан да танышып барам, алар безгә еш килә,- диде ул.-Терлекчеләрнең хезмәте җиңел түгел, шуңа да безгә түләүне арттырсыннар иде. Ирем Радикка 61 яшь, ул тракторда эшләп пенсиягә чыкты. Өч бала үстердек, икесе гаиләле инде, иң кечкенәсе Казанда элемтәче булырга укый. Тормышыбыздан зарланырлык түгел анысы. 
    Кошман райондагы иң төзек авылларның берсе. бу җирлектә дә Президент программалары уңышлы тормышка ашырыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: