Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошманнан Бибисара һәм Хәбир Нәфыйковларның якты истәлегенә багышлана

    Дәһшәтле сугыш елларының кайтавазы күпләр күңелендә әле дә яши. Ул калдырган яралардан саркып кан тама, ачы күз яшьләрен тыя алмый әби-­апаларыбыз. Күпләрне тол, ятим иткән Бөек Ватан сугышына 265 йортлы, ике мәхәлләле Кошман авылыннан 270 ир-ат чыгып киткән һәм шуның 185енә туган-үскән җиренә әйләнеп кайту насыйп булмаган. Бары тик гаиләләренә, якыннарына кара мөһерле хатлар гына килеп төшкән. Ә 85 кеше, тән җәрәхәте генә түгел, җан җәрәхәте дә алып, туып-үскән өенең ишеген ачып кергән.

    Хәбир Нәфыйков армия сафларында хезмәт иткән вакытта 1937 елда сугышка керә. Нинди генә авырлыклар белән очрашмый ул. Немец белән йөзгә-йөз килеп сугыша, күп батырлыклар күрсәтә. Шул фидакарьлеге өчен икенче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы орденына һәм күпсанлы медальләргә лаек була. Утны-суны кичкән солдат тугыз елдан соң гына авылына кайтып егыла.
    Туганнарын, авылдашларын сагынып кайткан, дары исеннән туйган солдатны авыл клубына мөдир итеп куялар. Шунда егетнең күзе сылу кыз – Бибисарага төшә. Яшьләр бер-берсен ярата һәм озакламый өйләнешеп тә куялар. Бибисарасы, туры сүзле, акыллы, уңган килен буларак, тирә-күршеләр арасында да хөрмәт казана.
    Яшьлеген сугыш урлаган 17 яшьлек Бибисара да авыр сугыш елларында күп михнәтләр кичерә. Ике абыйсы сугыш кыр­ында мәңгелеккә ятып кала. Ул хәсрәт­не күтәрә алмыйча, әти-әниләре дә вафат була. Үз тормышларын корган ике апасы авылдан чыгып китә. Бибисара өйдә япа-ялгыз кала. Тешен кысып, йөрәген учына йомарлап, күпләгән яшьтәшләре белән окоп та казый, урманын да кисә. Нормаңны тутырмасаң, өеңә кайту юк. Сугыш чоры законнары катгый була шул. Сугыш беткән көнне шатлыгыннан туйганчы елый..
    Авыр тормыш шартларыннан гарык булган авыл кешеләре иркен сулыш ала. Яңа тормыш башлана, халык үзе теләгәнчә көн итә. Хәбир ага белән Бибисара апа минем күршеләрем. Әниләр белән дә тату яшәделәр. Кызлары Фәрзәнә белән бер сыйныфта укыдык.
    Бибисара апаның авыр сугыш елларындагы хезмәтен югары бәяли хөкүмәтебез. 1946 елда ул “1941–1945 еллардагы фидакарь хезмәте өчен” дигән медаль белән бүләкләнә. Ә 1967 елда “Герой-ана” дигән мактаулы исемгә һәм орденга лаек була. 1973 елда Бибисара Нәфыйкованың күк­рәген Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бизи. Бераздан “Хезмәт ветераны” медаленә лаек була. Хөкүмәтебезнең олы бүләкләренә лаек булган ун бала анасы Бибисара апа белән чын күңелдән горурланырлыгы бар авылыбызның. Нинди уңган кыз тәрбияләгән Зиннәтулла ага белән Гөлҗамал түти.
    Дүрт ул, алты кызын үстереп, барысын да тормышлы итә Бибисара. Киленнәр белән дә бер сүздә булып, өйдәген тышка чыгармыйча, яхшысын-яманын кырыйга чәчмичә әдәпле яшәде ул.

     Бибисара апаның горурлыгы

    Бүгенге көндә аның 21 оныгы, 28 онык­чыгы бар, үзе исән булса, ничек куаныр иде ул.Төпчек улы Хәмит һәм килене Рушания әти-әниләрен бик кадерләп, хөрмәт итеп яшәде. Урынга калгач, кашык­лап ашаттылар.Төп йөртка килен булып төшкән Бакырчы кызы Рушания, беренче көннән үк, Бибисара апа белән уртак тел табып, киңәшеп яши. Иртәнге чәйгә коймагы, вак бәлешләре өлгергән була аның. Киленен чәй эчереп, камыр ашлары белән сыйлап озаткан.Хәмит үзе дә якты дөньядан иртәрәк китте, 55 яшен тутырып, гүр иясе булды. Әлеге дә баягы, шул яман чирдән интекте.
    Бибисара апаны әни бик хөрмәт итте. Бергәләп капка төпләренә чыгып утырдылар. Дөнья хәлләрен сөйләшеп, китап, газета-журналлар укыйлар иде. Бибисара апа Илсөяр исемле кызына исемне дә Гариф Гобәйнең “Маякчы кыз” повестен укыгач куйган. “Бибисара тагын уразага кергән әле”, – дип куя иде әни. Уразаны елга өчәр, дүртәр тапкыр тота иде ул. Бик дини кеше иде, укымышлы да.
    Өлкән улы Габделхак, армиягә китәр алдыннан, Рәшидә исемле кызга өйләнә, ул йөкле булып кала, ир бала таба, аңа Азат исемен кушалар. Яшь киленнең күңелен төшермәс өчен, каенана Рәшидәне кызы Фәрзәнә белән клубка җибәргәли, ә үзе кечкенә Азатны карый. Үзенең нәни кызы Гөлсирәсе белән бергә имезеп йоклата. Габделхагының бүгенге көндә өч баласы бар. Рәшидә белән бергә ике ул, бер кыз үстерделәр. Габделхак лаеклы ялда, гомере буе корыч ат иярләде, шуңа да хезмәтенә күрә хөрмәте зур. Татарстанның атказанган механизаторы ул.
    Бүген төп йортта Рушания ханым гомер кичерә. Ул да каенанасына охшап килгән, һәркемне якты йөз, тәмле чәе белән каршылый. Казанда яшәүче улы Алмаз белән килене Гүзәл, ике балаларын алып, атна саен авылга кайталар. “Өебезгә кайттык, нинди рәхәт, сагындык, дәү әнием”, – диеп кочакка атылучы балалардан да кадерлесе юк аның өчен. Нәсел дәвамчысы Алмаз төп йортны карап, яңартып тора, терлек-туар тота. Азыгын да мулдан әзерли. Әтисе кебек хезмәтне яратып башкара. “Кайтып керү белән Алмаз да, Гүзәл дә эшкә тотына, авыр эшләрне миңа калдыр­мыйлар”, – ди Рушания ханым.

    «Әниебез укымышлы иде»

    24 ел бергә яшәгән килене Бибисара апа турындагы истәлекләре белән уртаклашты:
    – Каенанам бик пөхтә, төгәл, таләпчән кеше иде. Башкаларга гына түгел, үз-­үзенә дә таләпчән булды ул. Бүгенгә планлаштырган эшен беркайчан да иртәгәгә калдырмады, әдәбиятны, сәнгатьне яратты. Мин килен булып килгәндә үк бу йортка газета-журналлар күп килә иде. “Казан утлары” журналында басылган барлык әсәрләрне дә укып барды. Сакчыл булды, һәр әйбернең кадерен белеп яшәде. Әнкәй беркайчан да вакытын бушка уздырмады, биш вакыт намазын да укыды, уразасын да тотты. Дини китаплар да күп укый иде. Радио тыңлый-тыңлый тегә, кабасын алып, йон эрли. Телевизор караганда кулында бәйләме булыр иде. Без ул вакытларда сарыклар күп асрадык. Әнкәй шул сарыкларның йонын пөхтә итеп язып эрли һәм безгә – балаларына, кияү-киленнәренә, оныкларына җылы оекбашлар бәйли иде. Товар кытлыгы кичергән туксанынчы елларда күлмәк-халатларга кадәр тегеп кигертте ул безгә.Кызганычка каршы, олыгая барган саен, әнкәйнең сәламәтлеге какшады, ул бик сызланды.
    Рушания ханым мәгариф системасында эшләп күп көч куйган абруйлы укытучыларның берсе. Лаеклы ялда булса да, берәрсе авырып китсә, аңа киләләр. Күпьеллык хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяләде. Рушания Нәфыйкова Россия һәм Татарстан Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазьләре, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Россия Федерациясе гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре исеменә лаек була, хезмәт ветераны да.
    Укытучы кешенең җәмәгать эшләре дә өелеп кенә тора. Ире Хәмит белән күп спектакльләрдә баш рольләрдә уйнаганнар. “Ирем белән икәүләп спектакль куярга китәбез, ярты төндә генә кайтып керәбез. Улыбыз Алмазны да әнкәй үстереште. Бүгенге көндә мин әнкәйгә барысы өчен дә рәхмәтләремне догаларым аша җиткерәм”, – ди Рушания ханым хатирәләре белән уртаклашып.
    Кыскасы, бу олы йорттагы зур гаилә гөрләп яшәде. Ун баланың барысы да акыллы, тәүфыйклы булдылар. Төп йортка эзне суытмыйлар, өй тутырып кайталар. Чөнки, якты йөзле киленнәре һәрчак аларны сагынып көтә. Бибисара ападай бәлешләрне оста пешерүче нигез хуҗасы бит ул.

    Зөһрә Фәизова,
    Кошман

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: