Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошманнан Нурания Мотыйгуллина:”Яшьлегемә хат яздым”

    Исәнме, минем ак томаннар, аллы-гөлле гөлбакчалар, хәтфәдәй яшел үләнле болыннар, сихри кара урманнар артында, еракта-еракта – үткән гасырның икенче яртысында калган гүзәл һәм серле хыялларга бай яшьлегем! Сагынам, бик сагынам сине, яшьлегем! Аны кем генә сагынмый икән?.. Юктыр андый кеше, бар дисәләр дә, ышанмыйм. Әгәр бар икән, ул– дөньядагы иң бәхетсез кешедер, минемчә.

    Әгәр яшьлек кадерле булмаса, моннан бер гасыр элек, куыклы лампа яктысында тегү тегеп, чигү чигеп, таңнан салкын өйләрен салам, чүп-чар, ботак-чатак ягып җылытып, чуен белән аш куеп, гаиләсендәге биш-алты баласын калдырып, колхоз эшенә таякка йөргән чакларын әбиләребез, әниләребез сагынып сөйләр идемени?! Яшьлектә Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ын бик яратып укыдык, чөнки үзебез дә Галия кебек якты да, татлы да, газаплы да булган мәхәббәт сынауларын сынмыйча-сыгылмыйча үттек. Бу хатым иясен тапмасын белсәм дә, язам әле, яшьлегемә атап хат язам.
    Минем бик тә бәхетле, сагынып иске алырлык гүзәл яшьлегем, нәсел-нәсәбәмне, үземне искә алып дога кылырлык балаларым бар. Бүген яшәгән һәр көнемә шөкер итеп, намазларымны укып, Аллаһыма рәхмәт һәм мактауларымны җиткерә алуым белән бәхетлемен. Мин пар канатлы булуым белән дә бәхетле. Хатын-кызны ихтирам итүче, кирәк чакта җанга шифа булырлык сүзләр табып юата белүче, сөю хисен сүзләре белән түгел, күзләре, гамәлләре белән аңлатучы ирем бар.
    “Кеше гомере – бер мизгел генә”, дигәннәре дөрес шул. Әле кайчан гына япь- яшь идек, картлык бик еракта кебек тоела иде. Кай арада чәчләргә чал кунды, күзлекләр дә менде күзләргә, җитдилек тә кунды йөзләргә. Инде менә дәү әниләр булып, гомерләрне узып барабыз, ә шулай да тормыш дәрьясында унсигездә булып калабыз.
    Сагынам, бик сагындым сине, яшьлегем! “Кайда соң сез унсигезем, унтугызым, егермем?” дигән җыр сүзләрен тыныч кына тыңлый алмыйм мин. Чөнки ул безнең яшьлекнең чәчәк аткан чагы. Бу – онытылмас студент еллары... Инде мәктәп чорындагы иләс-миләс гашыйк булып, әле мыегы яңа гына төртеп килгән югары сыйныф малайларын принцка тиңләп йөргән чаклар артта калган.
    Сайлаган һөнәребез буенча укып, диплом алган көннәр шулай ук яшьлекнең истәлеге булып йөрәктә саклана. Күңелнең иң түрендә бүген дә якты кояшым булып янып торучы гомерлек юлдашымны сайлаган көннәрем мәңге онытылмый. Күп егетләр арасыннан сайлап алдым мин аны. Ул миңа алтын таулар бүләк итәргә ышандырмады, якты йөзе, сөю тулы күзләре белән әсир итүче гади җир кешесе булды. Яшьлегем, бик сагынам сине! Чөнки син миңа иң зур бәхет – ана булу бәхетен бүләк иттең.
    Менә, яшьлегем, сиңа язган хатымны төгәлләргә вакыт җиткән, дәфтәр бите дә беткән икән. Әгәр хатым барып җитсә, тагын язармын. Барлык яшьләргә дә яшьлек дигән гүзәл мизгелнең кадерен белергә, ә өлкәннәргә, яшьлекләренең онытылмас хатирәләрен барлап, рухи көч алып, һәр туган таңга шөкер итеп, Аллаһыдан илгә-көнгә тынычлык, иминлек теләп дога кылуларын сорап, хатымны төгәллим. Кабат кайнар сәламнәр белән, яшьлеген сагынып яшәүче бәхетле ана, сөекле хатын, кадерле дәү әнидән булды бу хат.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: