Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошманның аш-су уңганнары юка пешерү серләре белән уртаклаша

    Интернеттан бик тырышып эзләсәгез дә, юканың төгәл рецептын тиз генә таба алмассыз. Юканы - таба киңлегендәге түгәрәк камыр ашын - Татарстанның тау ягында пешерәләр.Төгәлрәге - Апас һәм Кайбыч якларында. Балачакта минем өчен иң тәмле юка - Бакырчы дәү әниемнеке иде. Аннан әнием дә шактый оста гына пешерә башлады юканы. Олы...

    Минем алъяпкычлы ярдәмчеләрем - Кошман авылының аш-су осталары, бер көнгә 130 юка (!) пешерү тәҗрибәсе булган Лира апа Шәйхетдинова һәм Флера апа Мотыйгуллина.

    Киленнәрнең юка пешерә белүе - безнең якның элек-электән килгән бер матур йоласы ул. Димәк, юка пешкән ис безнең өйдә дә чыгарга тиеш! Барып өйрәнергә дә ерак түгел, камыр осталары күрше Кошман авылында гына яши. Тик менә, юка турында сүз чыккач, өйдә тавышлар икегә бүленде: берәүләргә юканың мичтә, күмер өстендә пешкәне ошый икән, икенчеләре духовкада пешкәне дә ярый, ди. Нишләргә?! Хәер, безнең өйдә мондый сораулар тиз чишелә: икесен дә өйрәнергә! Өебездә духовка да эшли, морҗалы мич тә бар. Димәк, осталарның үзләрен өйгә чакырабыз да юканы бергәләп пешерәбез!

    - Гореф-гадәт буыннан-буынга күчеп барырга тиеш ул. Мин үзем юка пешерергә каенанамнан өйрәндем. Җиде классны тәмамлагач сыер савучы булып эшләдем. Бик яшьли, 19 яшемдә кияүгә чыктым. Килен булып килгәндә аш-суга бик оста идем, дип әйтә алмыйм. Барысына да каенанам өйрәтте. Шулай бервакыт, үз әнием безгә кунакка килгәч, каенанама әйтә куйды: «Кодагый, Лираның кулы әллә ни эш белми, яши-яши өйрәнер инде», - ди. Каенанам: «Ярар, кодагый, өйрәтергә би-и-ик яратам мин» - дигәч, озак көлешкәннәр иде. Чыннан да шулай булды, каенанам өйрәтергә яратты, мин өйрәнергә яраттым. Әнкәйне (каенанамны)

    дә бик яраттым. Яшь чагында алар берәр кая кунакка китсәләр, тизрәк кайтсыннар иде, дип елый идем. Каенана белән килен арасында андый мәхәббәт булмый дияләр диюен, тик безнең тормыш менә шулай булды. Каенанам 90 яшькә кадәр яшәде, 90 яшенә кадәр мине өйрәтте. Ул дөньядан киткәч, әнкәй өйрәтеп тормагач бер эшне дә эшли алмам сыман тыелган иде, хәтта. Тормышта яңа әйбер эшләргә өйрәнергә оялмаска, өйрәтәләр дип кимсенмәскә кирәк, - дип сөйли-сөйли юка пешерәсе әйберләрне барларга кереште Лира апа.

    - Он, чүпрә, май кирәк... Камырга йомырканы юып сытмасаң, гөнаһ була, күкәйне юып бирегез. Сөтне җылытыйк, балалар, тик кайнарланып китмәсен. Онны камыр басар алдыннан иләп алсаң, камыр «һавалырак» була, диләр. Барысын бергә куштык, хәзер арка тирләгәнче камыр басабыз. Камырны озаграк баскан саен тәмлерәк була, дия торган иде әнкәй. Аннан камырны җылырак урынга куеп, «күзе ачылганчы» кабартабыз. Духовкада пешерсәк тә, мичтәгесенә дә бер үк камыр ясыйбыз... Шулай киңәшләрен бирә-бирә Флера апа белән Лира апа камырны басып та куйдылар. Хәзер инде, «камыр күзен ачкан» арада, чәй эчеп алырга да була!

    Чәшкәдә бөтнекле чәй, өстәлдә тәм-том. Сүзебез һаман юка тирәсендә бөтерелә.

    - Кошманда бөтен кеше дә юка пешерә беләме? - дип сорыйм чәй өстәле артындагы апалардан.

    - Кемнең күңелендә бар шул пешерә. - ди Флера апа. - Юка - туй, кунак мәҗлесләрендә дә, Коръән ашларында да хөрмәтле сый безнең. Аннан башка бернинди аш та узмый. Туй буласы йортка, яшьләрнең тормышлары бәрәкәтле, түгәрәк булсын, сабыйлар ризыктан аерылмасын, әти-әни тигезлегендә үссен, дип кияү белән кәләш өчен пар юка пешереп баралар. Өйдә дә бик еш пешерәбез. Менә безнең өйдә атнага өч тапкыр юка пешә. Камыр ризыкларын бик яратабыз. Киленем дә бик оста пешерә минем.

    Кара әле, бу юка дигәннәре каенана белән килен арасын якынайта торган татлы күпер булып чыга түгелме соң?! Кай яктан гына сүз башласак та, каенана-килен темасына киләбез дә чыгабыз! Апалар инде бүген икесе дә Кошман авылының ак әбиләре булсалар да, кайчандыр аларның да бит, егет өенә яшь килен булып аяк баскан чаклары булган. Сүзләренә колак салып утырыйм әле!

    - Мин үзем каенана белән 12 ел яшәдем, үзем каенана булып 19 елдан артык торам инде, - дип сүзен дәвам итә Флера апа.

    - Кайсы рәхәтрәк соң, килен булумы, әллә каенанамы?! - дип көлешә өстәл яндагылар.

    - Килен булу бер ни түгел, каенана буласы авыр, - ди Флера апа. - Берсен дә кыерсытасы да, кыерсытыласы да килми. Үзеңә карата да, башкаларга карата да гел гадел буласы килә. Килен булгач, тыныч кына йөрисең инде ул, кушканны эшләп. Аллаһ кеше кыерсытулардан Үзе сакласын.

    ***

    Камырга әле тагы бераз кабарып күтәрелергә кирәк. Димәк, икенче чәшкә чәйгә дә вакыт бар, дигән сүз. Чәй - чәйгә, сүз - яшьлеккә бәйләнә...

    Лира апа да, Флера апа да яшьлек елларын туган җиренә, колхоз эшенә биргән хатын-кызлар.

    Флера апа яшьлек мәхәббәтен армиядән көтеп ала, аңа кияүгә чыга. Күпмедер вакыт яшәгәч, каты авыру каенанасын аяктан ега. Ун еллап иренең әнисен тәрбияли ул. Аннан, язмыш, мәрхәмәтле хатын иңенә авыру ирен карау сынавын сала. 42 ел бергә яшәгәннән соң, Флера апаның тормыш иптәше дә дөнья куя. Хаста сеңлесе дә аның кулында... Ул көннәрнең авырлыгы әле бүген дә күз яшьләре аша искә төшә. Тик бирешергә ярыймы соң! Вакыт - дәва. Әнә, хәзер ул ике баласына кадерле әни, оныкларына тәмле ашлар пешерүче дәү әни. Алай гына да түгел, озак еллар бер ялгыз әбине дә тәрбияләгән ул. Менә шуңа күзләре елмая инде Флера апаның. Мәрхәмәтле йөрәгенең якты чагылышы булып.

    Лира апа бик яшьли зур гаиләгә килен булып төшә. Каенана белән 30 ел бик рәхәт яшәдем, ди. Унтугыз ел бергә яшәгән ире вафат булгач та, иң зур таянычы булып каенанасы кала аның. Өч баланы аякка бастырырга да, башка туганнар белән дус-тату яшәргә дә булыша ул. Тормыш китабының кайсы битендә ни язылганын Күкләр генә белә торгандыр ул. Кешенең бар бурычы - булганны кабул итеп, шөкер итеп яшәү бит. Лира апа тормышында да шулай килеп чыга - моннан 13 ел элек ул каен сенлесенең иренә кияүгә чыга.

    Ике гаиләне бергә кушкач - алты бала, кияү, оныклар... «Барыбыз бергә җыелгач, 60 якмыш (безнең якта кыстыбыйны шулай атыйлар - Р.Х) пешерәм, 4 литр сөттән (1 литр сөттән - 13-14 юка чыга - Р.Х.) юка ясыйм», - ди...

    Камыр «күзләрен ачкан», өскә кадәр кабарып менгән! Әзер! Тәмле татулы булсын, йөрәккә ятулы булсын! Эшне башладык.

    Алда язып узганча, без юка пешерүнең ике төрле вариантын да сынап карарга булдык. Флера апа юканы духовкада пешерә, Лира апа - мичтә, күмер өстендә. Кайсы тәмлерәк булыр икән?!

    Беренче эш итеп камырны бүлеп, кечкенә түгәрәкләр ясап чыгабыз. Аннан түгәрәкләп җәябез. Юканың үз уклавы да була икән! Аны юкә агачыннан 50 сантиметлар итеп ясыйлар, токмач уклавыннан шактый кыскарак була. Лира апа безгә дә шундый уклау бүләк итте. Ә сез, нинди уклавыгыз бар, шундыйны куллана аласыз.

    Җылытып майланган табага әзер җәймәне салабыз да, утка куябыз.Флера апа духовка янында мәш килә. Юка пешерер өчен духовканың өске уты да, аскы уты да янарга тиеш. Өске утны сүрәнрәк тотарга кирәк, артык кызу янса, юканың өсте каралып китәргә мөмкин.

    Мич тә әзер. Лира апа кисәү белән күмерләрне тигезләде дә, табагач белән беренче юкалы табаны ялкынга куйды. Чыжлый! Лира апа әледән-әле табаны әйләндереп тора. 7-8 минуттан юкалар әзер дә булды. Юкаларны зур куна тактасына берәм-берәм тезә барабыз. Юканы аслы-өсле куярга ярамый.

    Лира апа белән Флера апа Кошман авылының данлыклы юка осталары. Авылда камыр ашлары әзерләгәндә күпләр аларга мөрәҗәгать итә, алардан ярдәм сорый. Юка пешерергә өйрәнергә телибез, дигән теләгебезне дә бик рәхәтләнеп кабул итеп, өебезгә алъяпкычлы, ак яулыклы кояш булып килеп керде алар.

    Шулай... Менә мин дә йөрим йөгереп, башкалар кушканны эшләп. (Ә килен булгач нишлисең?!) Әле чәйләр яңартам, кабарып җитмәгәнме дип камырга күз-колак булам, табаларны барлыйм. Юка пешерергә тотынсаң, сөт, йомырка гына җитми, табагачы, дегәче дә кирәк әле! Ул арада Рушан мичкә ягып җибәрде. Юкалы табаны мичкә куйганчы күмере төшә торсын. Шуны да белеп торырга кирәк - юканы каен утынында пешермиләр. Каен утыны янганда «ата», юка өстенә карасы төшә. Иң әйбәте - юкә утыны, диләр.

    Һәр юка аерым-аерым тезелеп ятарга тиеш! Тик беренчеләре түгел! Духовкада пешкәнен дә, мичтән чыккан беренче юканы да авыз итәбез дигән буып, «ялт» иттердек! Икесе дә искиткеч тәмле булган!

    Лира апа тагын мич каршына басты. Табагач мич белән ике арада йөреп тора, күзне кызыктырып куна тактасына юкалар тезелә бара. Лира апаның юка пешерә-пешерә бит алмалары кызарып чыкты!

    Мичнең ялкыны сүрелмәсен дип, берәм-берәм утын атып торабыз. Лира апа белән Флера апа кулында юка бик тәмле һәм җиңел генә пешә кебек тоелса да, четерекле яклары күп аның. Күмере дә кирәк, ялкыны да кирәк, мич тә кызу булсын, юка да янмасын, пешеп тә җитсен. Юканы пешергән саен киҗе мамык тастымал белән табаны сөртеп алабыз. Ә менә учак күмере эләккән юкалар иң тәмлесе!

    Кунак ашларында табынга юка ипи киселгән тәлинкә өстенә өчәр-дүртәр итеп куеп чыгарыла. Юканы беркайчан да кисмиләр, башта икегә, аннан дүрткә бөкләп сындырып ашыйлар. Йоласы шундый! Болай итеп эшләүне, юканы «каплыйбыз» дип атыйлар, гадәттә.

    Юка белән чәй дә эчәләр, токмач ашын да ашыйлар, катык белән дә бик тәмле була. Юканы пакетта тәмен югалтмый озак сакларга мөмкин.

    Чәй артында юканың тарихы турында да гәпләшеп алдык. Юка пешерергә кем каенанасыннан өйрәнгән, кемгә әнисе өйрәткән. Аны күпләр пешерә белә, ә менә тарихы ничегрәк, каян килеп чыкканлыгы турында иң көчле версия әтинеке булып чыкты:

    - Үзбәкләрнең - наны, әрмәннәрнең лавашы бар. Саный китсәң, күп халыкның юкага охшаш ризыгын атап булыр иде. Бу ризыклар барысы да беренче чиратта - ипи ролен үти. Җиңел әзерләнә, тиз пешә. Кырда, эш вакытында бабайлар өч-дүрт пүлән утын ташлап учакта пешереп алган, юка кайчандыр бабайларның төп ризыгы булган дип фаразласак та дөрес булыр...

    Битләре кызарып, үзләре күпереп пешкән юкалар белән чәй эчү тәмле дә, күңелле дә. Икенче юлы, менә шулай җыелышып мич кабартмасы пешерәбез дип килештек әле. Ә Лира

    апа: «Иртәгә кунакка барасы бар, кайткач тагын юка пешерәм әле, кибет күчтәнәче алып йөрисем юк», Флера апа: «минем дә оныкларга юка пешерәсем бар», - дип өйләренә ашыкты.

    ЮКА РЕЦЕПТЫ:

    1 ЛИТР СӨТ, 7 ЙОМЫРКА, 250ГР СЫЕК МАЙ, ТӘМЕНЧӘ ТОЗ БЕЛӘН ШИКӘР КОМЫ, 100ГР ЧҮПРӘ, ОН. ЙОМШАК ИТЕП КАМЫР БАСАБЫЗ. БЕРӘР СӘГАТЬ КАМЫРНЫҢ КҮПЕРГӘНЕН КӨТӘБЕЗ. КАМЫР ӘЗЕР БУЛГАЧ, 13-14 КИСӘККӘ БҮЛӘБЕЗ ҺӘМ ҺӘРБЕРСЕН 3-4СМ КАЛЫНЛЫКТА ТҮГӘРӘКЛӘП ҖӘЯБЕЗ. ТАБАНЫ МАЙЛАП, ДУХОВКАДА ЯКИ МИЧТӘ ПЕШЕРӘБЕЗ.

    ЮКА МӘЗӘГЕ:

    Безнең якларда булган хәл бу. Берәү кунакка килгәч аш белән дә, бәрәңге белән дә юка ашый да юка ашый икән. Хуҗа хатын, кунакның болай ашавын күзәтеп торган да, башкаларга юка калмас дип борчылып әйтә куйган, «Җаңгәли, син ипи дә капкала инде». Кунак юка ашавын дәвам итеп, «әй, юканы да ашап бетереп булмый әле монда» дип җавап биргән, ди. Йотлыгып юка ашаучыларны көлдереп куяр өчен генә булса да, безнең табын артында бу мәзәкнең әле яңгырамый калганы юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: