Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Күптән түгел туксан яшен тутырган Нурия Тимергалиеваның гомер юлы гыйбрәтле дә, данлы да

    Ага сулар, еллар уза, кеше гомерләре сизелми дә үтеп китә! Кече Кайбыч авылында 1926 елның 9 июлендә Тимергали абый белән Таифә апаның кызлары туа. Аңа Нурия - нурга ия дип исем кушалар.

    Әле шушы араларда гына 90 яшен тутырган Нурия апаның гомер юлы гыйбрәтле дә, данлы да. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 15 яшь кенә була әле. Бертуган абыйсы Шәүкәт сугышта батырларча һәлак була. Бераздан гаиләгә тагын кайгы килә: әтисе вафат була. Башкалар кебек олыгайгач та әти-әни кайгыртуын тоеп яшәргә туры килми шул аңа. Энесе, сеңлесе белән бергә яшәп, эш аты булып, барлык йөкне үзе тарта. Әнисе дә үлеп киткәч, апалы-сеңелле булып икәү шушы көнгә кадәр гомер итәләр. Сугыш чорында колхоз эшенә җигелгән Нурия апаның бар гомере тырыш хезмәттә узды.
    Район үзәк сырхауханәсендә 20 елдан артык эшләү дәверендә гел мактала ул. Ирләр хезмәте дип тормый, гомере буе барлык эшне үзе башкара. Йорт җирләре, бакча тирәсе гөлт иткән. Безнең югары очта иң хөрмәткә ия булган кеше булып, сеңлесе Сания апа белән бергә яшиләр. Аңа да 87 яшь инде. Урамыбыз­ның һәр кешесе аларга ярдәм итәргә тырыша. Ә үзе, инде көче җитмәсә дә, сүз белән булса да, күршеләренә булыша. Кыш көнендә кар көрәргә күршесе Фәнил ярдәм итсә, җимерек-ватыкны Галим абый төзәтә, өйләрен юарга Рузалия апа белән Фәгыйлә апа булыша. Олуг юбилеен билгеләп үтәргә дә күпләр ярдәм итте Нурия апага. Аны котларга иртә белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, үзәк сырхауханәнең баш врачы Газимагомед Магомедов зур бүләкләр белән килде. Ә аннан соң, урамыбызның һәр кешесен чакырып, Коръән ашы уздырды.
    - Шушы яшемә җитсәм дә, авырып сырхауханә юлларын таптаганым булмады. Мин анда кунакка гына йөрим. Бәйрәмнәр үткәргәндә гел чакырылар, хөрмәт күрсәтәләр. Мине котлау­чыларга, аш-су әзерләүчеләргә, бигрәк тә күршеләремә бик зур рәхмәт, - диде ул безне озатканда.
    Гомеренең ахырына кадәр үз аңында булып, авылыбызга нур бөркеп озак яшә әле, Нурия апа!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: