Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Көтүчесез көтү көтәргә мөмкинме?

    ...Тар гына басмадан сак кына басып Бәрле елгасы аша чыгам. Киң кырлар, агачлар, туган якның иркенлегенә сокланып тар сукмактан аз гына алга барасың да, фермер хуҗалыгына килеп эләгәсең.

    Кайчандыр Казан шәһәрендә яшәгән, аннан күңеле кушуы буенча авылга кайтып төпләнгән Владислав Гурнович биләмәләре бу. Фермер үзе дә моннан ерак түгел, Бәли авылында яши. Ә биредә сыер, бозаулар асрый. Кайчандыр монда сөт, каймак җитештерү дә оештырган иде ул. Килеп эшлим дигән кешегә, хезмәт урыннары да, яшәү өчен уңайлыклары булган бүлмә дә бар. Ә мине бу җиргә гаҗәп бер мәгълүмат тартып китерде: Владислав Гурнович хуҗалыгында сыерлар көтүчедән башка гына көтүлек җирендә йөри, ди. Чыннан да шулаймы икән?! Күрәм, сыерлар чыннан да үзләре генә яшел чирәм ашап йөри. Сыерлар йөри торган биләмә бер метр биеклектәге калын тимер чыбыгы белән әйләндереп алынган. Сер шушы тимер чыбыкта икәнлекне аңладым аңлавын, әмма кул белән кагылып карарга куркыта. Бу калын тимерчыбыкларның 20-30 сыерны ничек буйсындыруы турында фермер Владислав Гурновичның үзеннән сорарга булдым.
    - Электрон «көтүче» турында интернеттан укып белдем.12 вольтлы тимерчыбыклар ул, үтерми, тик кагылып китсәң дә ток тота. Ике-өч тапкыр килеп кагылып караганнан соң, башка якын килми инде ул хайван, аңлый. Аннан соң, хәтта ток җибәрмичә гади тимер чыбык кына сузсаң да, интуитив рәвештә якын килмиләр. Сыерлар психологиясе шундый! Алдагы елларда дуңгызлар тоткан идек. Аларга да 15-30 сантиметр биеклектә шундый ук чыбыклар - электрон "көтүче" суздык. Күз алдыгызга китерәсезме, алар аскы үткәргечне казып күмделәр дә, чыгып йөри башладылар. Чыбык туфракка тигәч, ток җиргә китә, электрон "көтүченең" тәэсире калмый, - диде ул миңа.
    Йорт-хайваннарының күпмедер аң дәрәҗәсе барлыгына мин ышана идем инде. Бу тагын бер дәлил булды. Үзегезнең дә сизгәнегез бардыр инде, яратып эндәшкәнне, җылы мөнәсәбәтне һәр хайван тоя. Җирдәге һәрбер җан иясенә тоемлау сәләте бирелгән. Гаҗә-ә-әп бу дөнья!
    ...Җәйнең бер матур көнендә, болыннарда көтүләр йөргән бер мәлдә менә шул турыда язарга тиеш идем мин. Әмма язмам соңарды. Хәзер инде боларның барысын да җәй җылысын, көтү кайтканын, яшел болыннарны сагыну ядкаре итеп кабул итәргә кирәктер. Кайвакыт, соңарулар да хәерлегә була бит, шулай дип кабул итик!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: