Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кушкүл авылы халкы Яңа елны яңартылган клубта каршылады

    Районыбызның Кушкүл авылы халкы Яңа елны күтәренке кәеф белән каршылады. Чөнки узган атнаның җомгасында биредә башлангыч мәктәп бинасын, авыл клубы итеп үзгәртеп, файдалануга тапшырган иделәр. Балалар саны бик аз булгач, аларны Хуҗа Хәсән мәктәбендә укыта башладылар.

    Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде.
    - Авылдагы башлангыч мәктәптә укучылар саны берничә генә булгач, әлеге бинаны тотуның мәгънәсе булмау сәбәпле, авыл халкы белән киңәшеп, аны клуб итеп үзгәртергә тәкъдим иткән идем. Авыл халкы бу тәкъдимне хуплады. Районыбыздагы "Заман" җәмгыяте аны кыска вакыт эчендә үзгәртеп корды. Күргәнегезчә, менә дигән клуб килеп чыкты. Әлеге бина авыл халкына озак еллар хезмәт итсен, концертлар, спектакальләр килеп торсын. Кушкүл авылы халкы моңа лаек. Клуб мөдире булып Вера Муллина эшләячәк. Барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Эшегездә зур уңышлар телим, - диде Альберт Рәхмәтуллин халыкны әлеге тантана белән котлап.
    Клубка теннис өстәле, домино, шашка бүләк ителде. Халык соравы буенча район башлыгы клубка гармун алып бирергә вәгъдә итте.
    Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева клуб булдырудә ярдәм иткәне өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, төзүчеләргә, ремонт эшләрендә актив катнашкан авыл халкына олы рәхмәтен җиткерде.
    - Безнең авылда берничә дистә ел клуб булмады. Төрле бәйрәмнәрдә дә авыл халкы бегә җыелып бәйрәм итә алмады. Элекке агач клуб бик искергән иде, аны сүтәргә туры килде. Авыл халкы мәдәни чараларга бик сусады. Альберт Илгизәровичка рәхмәт, җәен Яңа елны яңа клубта каршы алачаксыз дигән иде, сүзендә торды. Биредә балалар, өлкәннәр өчен төрле чаралар үткәрелсен иде, - дип авыл халкы исеменнән район башлыгына, төзүчеләргә рәхмәтен белдерде Валентина Муллина.
    Кушкүллеләрнең шатлыгын уртаклашырга район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Светлана Зиадиева, Ләйсән Шамилева, Ленар Баһавиев, Мәлки авылы күпфункцияле үзәге директоры Александр Бичарин, Иске Тәрбит авылының "Сәудияр" керәшен халык фольклор ансамбле, Хуҗа Хәсән авылыннан "Инешкәй" балалар фольклор ансамбле, Чувашия Республикасыннан "Любавушка" бию ансамбле, Чабаксар шәһәренең "Ялкын" фольклор ансамбле җитәкчесе - Иске Тәрбит авылында туып үскән, Чувашия Республикасының атказанган артисты Гүзәл Федорова килгән иде. Алар авыл халкы өчен зур концерт белән чыгыш ясалылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: