Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Кырыгалдарлардан сак булыгыз!» дип кисәтә “Кайбыч таңнары” журналисты

    Кырыгалдарлар тик ятмый. Әйтерсең, алар безнең һәр гамәлебезне тикшереп, йомшак ягыбызны белеп торалар. Интернет, банк карточкаларын куллану активлашкан саен, караклар да үз эшчәнлекләрен төрләндерә бара.

    Әле күптән түгел генә Кайбыч районында бер күңелсез хәл булган иде. Алинә (исеме үзгәртелеп бирелә) ханымның телефонына "Банк картагыз кулланудан туктатылды. Карточканың эшчәнлеген җайлау өчен парольләрегезне җибәрегез!" дигән СМС килеп төшә. Әлбәттә инде, бернидән дә шикләнмәгән Алинә ханым банк карточкасын тиз генә җайлап җибәрү өчен телефонына килгән смсларга төгәл җавап бирә, алар сораган барлык мәгълүматны да җибәрә бара. Үзе турында хәбәр биреп бетергәч, иренекен дә сорап алалар. Бу операция тәмамлангач, Алинә ханым эш урынында "кара, җиңел икән хәзер, барысын да телефон аша гына җайлыйлар," - дип әйтеп куя. Бу сүзне ишеткән хезмәттәшләре ни булганны сораша башлыйлар. Алинә ханым телефон аша парольләр җибәргәнен сөйләп биргәч, аңа банк карточкасы счетында булган акчасын тикшереп карарга киңәш итәләр. Иренең һәм үзенең карточкаларын тикшереп караса, Алинә ханым ах итә. Карточкаларда сакланган 22800 сум акча эреп юкка чыккан... Ә бит ул акчага гаилә бу айның кредитларын ябарга планлаштырган була. Шулай итеп, Алинә ханымны кырыгалдарлар ялган смс белән төп башына утырт­каннар. Әлбәттә, без авыл халкында ышану көчле. Телефоннан килгән смсларга, кредит алганда килешүдәге уңай шартларга бигрәк тиз ышанып куябыз шул. Ә бит банк карточкаларының номеры, пароле белән бигрәк сак булырга кирәк.
    Шул уңайдан, безнең районда булган тагын бер хәл белән таныштырып узасым килә. Рәхим абый (исеме шулай ук үзгәртелде) үзенең җиңел машинасын сатып, яңаны алырга уйлый. Машина сату өчен Казанның автобазарына йөрисе юк хәзер, җайлы. Интернетта машиналар сата торган сайтка белдерүеңне куясың да, сатып алучы шалтыратканны көтеп кенә ятасың. Рәхим абыйга да шалтыратучы табыла. Машина турында мәгълүмат алышканнан соң, шалтыратучы егет машинаны сатып алырга ризалыгын белдерә һәм акчаның берникадәр өлешен алдан түләп куям дип, Рәхим абыйның банк карточкасы номерын сорап ала. Аннары телефонга килгән кодны шалтыратып әйтүен сорый. Кодны хәбәр иткәнче, Рәхим абый бу хәлне улына сөйли. Бәхеткә, улының интернет караклары турында инде берничә тапкыр ишеткәне булган. Әтисе белән дә караклар эш йөрткәнен тиз аңлап ала улы. Алар тизрәк банкка шалтыратып, карточканы яптырып куялар. Әгәр Рәхим абый карточка номерын биргән кешегә кодны шалтыратып әйткән булса, карточка счетында сакланучы өч айлык хезмәт хакыннан колак кагасы иде!
    Менә шулай, интернетта әйбер сатканда сатып алучыга гына түгел, алдап, булган акчаңны талаучыга да эләгергә мөмкинсең. Ничек итеп кырыгалдарлар кулына эләкмәскә соң? Әйдәгез, берничә саклык чарасын карап узыйк:
    1.Банк карточкасының паролен сездән һәм гаиләдәге якын кешеләрдән башка беркем дә белергә тиеш түгел. Пароль яшерен информация булырга тиеш, аны читләргә әйтмәгез!
    2. Телефоныгызга банк карточкасы ябылды, эшләүдән туктады дигән информация килсә, анда язылганнарны үтәргә ашык­магыз! Башта банкның үзенә шалтыратып белешегез, сәбәбен ачыклагыз. Мондый информацияне гадәттә, сезнең акчаны урларга теләгән караклар җибәрә.
    3. Интернет аша әйбер сатканда, акчаны сатып алучыдан күрешкәндә алыр­га тырышыгыз.

    Шикле очраклар булганда, сезнең һәрвакыт полициягә шалтырату хокукыгыз бар! Банк карточкалары белән бик сак эш йөртегез, гадәттән тыш операцияләр кылганда якыннарыгыз белән киңәшегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: