Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кызларның чәч толымы сыман үрелгән әлеге суганнар кемнеке икәнлеген моннан укып белә аласыз

    Олы Урсак мәктәбендәге кышка саклауга куелган әлеге суганнарны күргәч, әнә шундый фикер туды. Түзмәдем, мәктәп директоры Рамил Нуриевтан суган үстерү серләрен белештем.

    - Суган орлыгын Мәлки кулланучылар җәмгыяте бушлай бирде. Шулай ук эре суганны дүрткә бүлеп, аны тәҗрибә рәвешендә беренче тапкыр үзебез дә әзерләдек, - диде ул.
    Быел 30 килограмм суган утыртып, аннан 307 килограмм уңыш алганнар.
    Димәк, әлеге мәктәп укучылары һәм укытучылары салкын тию авыруларына бирешмәячәк. Пешекчеләр дә ризыклар әзерләгәндә аны мул итеп салачак. Суганны мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләгәндә югары сыйныф кызлары үргән. Гомумән, укучыларның күбесе суган үрә белә монда. Әнә шулай суганны утыртырга, үстерергә һәм аны кышка саклауга куярга өйрәнеп үсә балалар.
    Күпләр суганның черүеннән һәм кыягы саргаюдан зарлана. Мондый хәл булмасын өчен, бер ел суган үскән җиргә аны дүрт ел утыртырга ярамый. Үскәндә күп итеп су сибәргә кирәк. Суганга су сипмәсәң дә ярый, дип уйлау - зур хата. Шушы гади генә киңәшләргә колак салсагыз, мул уңыш алырсыз.
    Суган орлыгын ничек ясарга?
    - эре суганны тирән итеп утыртырга;
    - орлыгы каралгач, аны җыеп алырга;
    - киптерергә;
    - иләргә;
    - суга салырга (начар орлык һәм чүбе өскә менә);
    - яңадан киптереп, саклыкка куярга.
    Суганны дөрес саклый белү зур әһәмияткә ия.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: