Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кыш бабай бүләкләрен әзерли башлаган

    Игелекле эш башкарырга барчабыз да мөмкинбез. Изгелек – юмарт һәм киң күңелле булуга зур этәргеч.

    “Юмарт сишәмбе” акциясе – Бөтендөнья Хәйрия көне, аның максаты – хәйрия хәрәкәтен популярлаштыру, берләштерү.Бу көнне “Юмарт сишәмбе” хештегы астында төрле чаралар һәм акцияләр уза.
     Шулай итеп, “Кыш Бабайга открыткалар” дип исемләнгән “Мәрхәмәтле тылсымчы” акциясенең беренче этабы старт алды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбычтагы «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан Кыш Бабайга хатлар кабул ителде.
    Алар социаль ярдәм алучы балаларның әти-әниләре, волонтерлар белән бергә открыткалар ясады, Кыш бабайга хатлар тапшырды.
    Икенче этап – Яңа ел бүләкләре. Аларны балаларга чыршы бәйрәмендә Кыш бабай тапшырачак. Әлеге акцияне оештыруда Татарстан Республикасының «НАЗ» ятим һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтүче иҗтимагый хәйрия фонды ярдәм итә.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: