Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!”акциясе кысаларында «кайнар линия» телефоннарына кайбычлылар да мөрәҗагать итә ала

    Татарстанда 14-24 мартта "Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" дигән Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең икенче этабы үткәрелә.

    Әлеге акция кысаларында республикада «кайнар линия» телефоннары эшли. Наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аны кулланучылар турындагы мәгълүматларны Яшел Үзәндәге наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча районара бүлеккә 8(84371)60821 "кайнар линия" телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин. Шулай ук Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең тәүлек әйләнәсе эшләүче 8(84327)34345 номерлы "ышаныч телефоны"на шалтыратып, аноним рәвештә мәгълүмат ирештерү һәм наркотикларга бәйлелекне дәвалау буенча консультация алу мөмкинлеге тудырылган. Шулай ук хәбәрләрне идарәгә интернет аша да җиткерә аласыз. Ведомство сайты: http://ufskn.tatar.ru.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: