Җәлил хәзрәт Фазлыев Олы Кайбыч мәдәният йортында вәгазь кичәсендә катнашты

Сиңа начарлык эшләсәләр, яхшылык белән җавап бир. Телең белән дә, кулың белән дә берәүне дә рәнҗетмә. Булганына шөкер итәргә, зарланмаска, кирәкмәгән җиргә тыгылмаска өйрән, тиешсез урында акыл сатма. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Олы Кайбыч мәдәният йортында узган вәгазь кичәсендә күңелләребезне сафландырырлык үгет-нәсыйхәтне күп бирде безгә.
Вәгазь кичәсенең тулы заллар белән узуы үзе үк шатлыклы күренеш. Халыкны бүгенгедәй ыгы-зыгылы тормыштан аерып, әнә шундый тәрбияви кичәләр уздыруларына шатланырга гына кирәк. Кичәгә Олы Кайбычтан гына түгел, тирә-күрше авылларда яшәүчеләр дә, авыллардагы имамнар да килгән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да вәгазь кичәләрен бер дә калдырмыйча йөри. Мөхтәсибебез Дамир хаҗи Гыйниятуллин Коръән укыганнан соң, сүз Җәлил хәзрәткә бирелде.
- Җир йөзендәге иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - акыллы, иманлы балалар тәрбияләү. Бүген кайберәүләрдән яшьләр тәрбиясез, тәртипсез, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Арада шундыйлар бар икән, димәк, без бала тәрбияләү буенча бурычыбызны тиешенчә үтәмәгәнбез, - диде ул. - Илебезне, авылларыбызны, милләтебезне саклар өчен без иң элек динебезне сакларга тиеш. Совет чорында меңләгән мәчетләр сүтелгән, манаралары киселгән. Җитмеш елдан артык халкыбыз динсезлеккә дучар ителде. Хәзер дингә ирек бирелде, авылларда мәчетләр салынды. Пәйгамбәребез әйтүенчә, балага кечкенәдән үк дини тәрбия бирергә кирәк.
Җәлил хәзрәт вәгазьләрендә ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр, гаиләләрне саклап калу, нәсел шәҗәрәсен белергә, нәселдәге күркәм кешеләр турында балаларыбызга сөйләргә тиешлегенә дә тукталды. Эчкечелек, тәмәке тарту кебек яман гадәтләр дә борчый аны.
- Җан саклау өчен ризыгың хәләл булсын. Хәләл көч белән тапкан малны сакларга кирәк. Димәк, без сакларга тиешле иң мөһим нәрсәләр - дин, нәсел, җан һәм мал. Хәләл көч белән мал табар өчен, балаларга яшьтән һөнәр өйрәтергә тиешбез. Алар йорт эшләрен белеп үсәргә, һәркем үз вазифасын төгәл үтәргә тиеш, - дип сүзен тәмамлады Җәлил хәзрәт.
- Бүгенге вәгазь кичәсендә без күп нәрсәләргә төшендек. Билгеле, дин бер кайчан да начарлыкка өйрәтми. Совет чорында да авылларда дин, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләр сакланган. Хәзер без яшь буынны дингә тарту өчен барысын да эшләргә тиеш. Авылларда балаларга дин сабагы биргән имамнарыбызга, мөслимәләребезгә, бүген безгә үтемле итеп вәгазь сөйләгән Җәлил хәзрәткә халык исеменнән рәхмәт белдерәм, - диде Альберт Рәхмәтуллин кичәгә йомгак ясап.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.5800
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.20700
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.15000
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3000
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.16000
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.26000
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.89500
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43400
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44400
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51200
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14600
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены уздыЯбалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.12600
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана 18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.26000
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.20700
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.16000
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.15000
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.12600
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.5800
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика