Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Любовь Русова, Иске Тәрбит авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе: «Гомер көзен парлап кичәләр»

Иске Тәрбит авылында 55 ел бергә иңгә-иң куеп гомер итүче Тякмяковлар гаиләсе турында язып үтим әле.

Галина һәм Валерьян Тякмяковлар бер авылда туып-үскән, бер мәктәптә укыганнар. Егет уңган, чибәр кызга күз сала һәм күңеленә юл табарга тели. Һәм моңа ирешә дә, чөнки Валерьян үзе дә булдыклы, тырыш егет була. Алар 1971 елда гаилә кора. Бер елдан соң беренче кызлары Альбина туа, аннан соң уллары

Виталий дөньяга килә. Шулай итеп, мәхәббәт җимеше булып өч уллары һәм өч кызлары үсеп җитә. Балалар кечкенәдән үк әти-әниләренә һәр эштә ярдәм итә, бүген дә алар өчен иң зур терәк һәм таяныч булып яшиләр. Туып-үскән нигезләренә еш кайтып йөриләр. Чөнки Валерьян абый инде сигез елдан бирле күрү буенча инвалид, ә Галина апа инсульт кичерде. Шулай булуга карамастан, алар, тормыштан ямь табып, көчле рухлы булып яшиләр. Галина апа ирен кайгыртып тора, аңа күңел төшенкелегенә бирелергә ирек бирми.

Тякмяковлар гомер буе колхозда хезмәт куйды. Галина апа савымчы булып эшләде, хезмәттәге уңышлары өчен күп тапкырлар Мактау грамоталарына һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булган. Ул — хезмәт ветераны, авылда зур ихтирам казанган кеше. Валерьян абый озак еллар буена шофер булып намуслы хезмәт юлы узган, аннары Галина апа белән бергә фермада эшләгән. Тормыш юлында күп кенә авырлыкларны, сынауларны кичерергә туры килсә дә, алар сынмаган, рухларын югалтмаганнар.

Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, Тякмяковлар район үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмгә килә алмады. Шуңа күрә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән без, авыл җирлеге секретаре Луиза Коннова һәм китапханәче Лариса Васильева белән бергә, өйләренә барып, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдык.

Гаилә юбилярларына алдагы елларда да мәхәббәттә һәм татулыкта, ныклы сәламәтлектә яшәргә, алты балалары, унҗиде оныклары һәм ун оныкчыкларының күңел җылысын тоеп, бәхетле картлык кичерергә насыйп булсын. Аларга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек телибез.

Любовь Русова,
Иске Тәрбит авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев