Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Математика – җитди фән

    Районыбыз мәктәпләренең математика укытучылары дәресләрен тагын да нәтиҗәлерәк итү юлларын өйрәнә. Октябрьнең соңгы көнендә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә узган район киңәшмәсендә алар шул хакта фикер алышты.

    Киңәшмәдә катнашучы педагоглар әлеге мәктәпнең югары квалификацияле укытучылары үткәргән ачык дә­рес­ләрдә булды. Математика укытучылары Ләлә Гарәфетдинова, Фәния Зиннурова, Миләүшә Сибгатуллиналар, муль­тимедиапроектлар һәм нетбуклардан файдаланып, дәрес уздырды. Мәктәпнең информатика укытучысы Регина Чәчәкова "Математика дәресләрендә нетбуклардан файдалану" дигән темага мастер-класс күрсәтте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: