Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Май аенда Россия халкы 9 көн ял итәчәк

    1 һәм 9 май көннәре рәсми рәвештә ял көннәре дип санала.

    Моннан тыш россиялеләр гыйнвар аенда - ике көнен, февральдә бер көнен ял итми калган идек. Шуңа 5 гыйнвар - шимбәгә туры килгән ял көне - 2 майга ( пәнҗешәмбе), 6 гыйнвар - якшәмбе ялы 3 майга (җомга) күчерелә. 25 февраль - дүшәмбе эшләгән өчен (хәтерләсәгез, шимбәгә туры килгән 23 февраль бәйрәм көне өчен өстәмә ял бирелгән иде) 10 май - җомга көнне ял итәчәкбез. Шулай итеп, 1-5 май, шулай ук 9-12 май көннәрендә ял итеп, 6-8 май көннәрендә эшләячәкбез. Бу хакта "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәр итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: