Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мәдинә Мингалиева россиякүләм бәйгедә Татарстан данын яклаячак

    Үз һөнәренә чын күңелдән бирелгән, ихлас яратуы сәбәпле, аның алсыз-ялсыз һәм җиңелләрдән булмавын да тоймыйча, җанын-тәнен биреп эшләүче кешеләр була. Борындык авылында яшәүче Мәдинә Мингалиева да әнә шундыйлардан. Ул "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалында ясалма орлыкландыру технологы булып хезмәт куя.

    Күптән түгел генә Мәдинә ханым үз эшенең остасы булуын бөтен Татарстанга танытты. Ул Биектау районындагы "Элита" нәсел берләшмәсе базасында мөгезле эре терлек үрчетү технологлары арасында үткәрелгән республика бәйгесендә беренче урыннны яулады. Бәйгедә Европа һәм Харьков технологияләре буенча эшләүчеләр катнашты. Кайбыч уңганы Татарстан данын 22 августта Төмән өлкәсендә үтәчәк XIV Бөтенроссия бәйгесендә яклаячак.
    Мәдинә Мингалиева терлекчелектә мәктәпне тәмамлаганннан бирле, 32 ел хезмәт куя, шуның ун елы - ясалма орлыкландыру технологы булып. Беренче карашка әлеге һөнәр ир-атларныкы кебек тоела. Бу өлкәдә эшләп, бәйгедә җиңү яулавы да җиңелләрдән булмагандыр, мөгаен.
    - Республикакүләм ярышта күбесенчә ирләр катнашты. Мин үзем кечкенәдән ирләр эшен яраттым- атын җигеп, тиресен дә түгәргә, утынын да кисәргә туры килде. Кирәк икән, идән дә җәя алам, - ди тәҗрибәле терлекче Мәдинә ханым. - Бәйгегә озак­лап әзерләнеп утырмадым, булган тәҗрибәмә таяндым. Ярыш дүрт этапта үтте. Беренче этпата теоретик базаны ни дәрәҗәдә белүебезне күрсәттек, икенчесендә конкурс комиссиясе безнең лаборатория шартларында эш күнекмәләребезне бәяләде, өченче этапта практик күнекмәләр бәяләнде. Дүртенче этап барышында үзебез көндәлек алып бара торган эш дәфтәрләренә бәя бирделәр. Харьков ысулы белән эшләүчеләр арасында Сарманнан килгән хезмәттәшем, ә Европа ысулы буенча мин җиңүгә ирештем. Бу ысул белән 2007 елдан бирле эшлим, Харьковныкына караганда ул күпкә җиңелрәк һәм уңайлырак. Узган ел 256 бозау алуга ирештем.
    Малларга җан иңдерүче Мәдинә апа эшендә генә түгел, үзләренең хуҗалык­ларында да терлек-туар арасында кайнашырга ярата. Мингалиевлар өч сыер, ат, тай, үгезләр асрыйлар. Алдынгы технолог - яраткан тормыш иптәше, кадерле әни, сөйкемле каенана һәм дәү әни дә.
    -Эшем терлекчелеккә бәйле булгач, иртә китеп, соң кайткан чакларым да була. Шөкер, тормыш иптәшем Равил, улым Ранил, киленем Энҗе һәм хәтта кечкенә ике оныгым - Рәфинә белән Рөстәм дә хезмәтемне аңлыйлар. Киленем миңа үз кызым кебек, без һәрвакыт бер-беребез белән киңәшләшеп яшибез, - диде язмам герое. - Җитәкчеләребезгә дә рәхмәтем зур, хезмәтемне күреп, тиешенчә бәялиләр. Алга таба да сынатмам, Россиякүләм бәйгедә дә уңышлы чыгыш ясарга җые­нам.

    Без дә моңа чын күңелдән ышанабыз, Мәдинә апа. Уңышлар юлдаш булып, Кайбычның гына түгел, Татарстанның да данын ерак­ларга таратачагыгызга шикләнмибез. Чөнки Кайбыч элек-электән тырыш терлекчеләре һәм игенчеләре, фидакарь хезмәт куючы уңганнары белән данлы ул!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: