Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Миләшкәй»дә – яңа җитәкче

    Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасы мөдире Венера Сафиуллина яңадан "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры итеп билгеләнде.

    "ЭКО"да эшләгәндә "Әкият" балалар курчак театрын оештырып, аның белән җитәкчелек иткән, республика күләмендә үткәрелгән "Битлек" бәйгесендә, халыкара конкурста җиңү яулаган коллектив эшчәнлеге җитәкчедән башка тукталган иде. Венера Маратовнага яшь буынны театр сәнгатенә тартуда яңа уңышлар юлдаш булсын. "Миләшкәй" мөдире итеп хәзер "ЭКО" директоры Сәвия Тимершина җитәкчелек итәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: