Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале Кайбыч районында үз иясен тапты

    Безнең илебездә гаиләләргә дан җырлаучы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дигән яңа бәйрәм барлыкка килүенә дә ун ел вакыт узып киткән икән инде.

    Бер-береңне ярату хисләрен белдереп, ап-ак ромашкалар бүләк итү көне дә әле ул. Ярата, яратмый, ярата, дип кайсыбыз гына ромашка таҗларын өзмәдек икән?! Сөюнең мәңгелек икәнлеген раслап яшәүче иң үрнәк гаиләләргә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале дә шушы бәйрәм уңаеннан тапшырыла. Безнең районнан да ел саен бер гаилә лаек була бу медальгә. Быел медаль Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Мария Николаевна белән Кузьма Яковлевич Яшкиннар гаиләсендә! 

    Яшкиннар гаиләсенә әлеге кадерле бүләк районда 50, 55, 60 елдан артык бергә яшәүче гаилә парларын хөрмәтләү тантанасында тапшырылырга тиеш булса да, Мария апаның бераз сәламәтлеге каушап китү сәбәпле, өйләренә бардык. Тыштан гадәти генә күренгән авыл йортына кердек тә, ах иттек. Ишегалдына килеп керүгә үк, үзебезне әкият дөньясындагыдай хис иттек. Сарай ишекләре дә бизәлгән, бөтен җирдә тәртип, аллы-гөлле чәчәкләр хуш ис тарата, ә өй эчендә аерым рәхәтлек: үзе заманча бизәлгән, шул ук вакытта чигүле мендәрләр, стенадагы чигүләр, гөлләр, идәндәге кулдан ясалган түгәрәк келәмнәр, тәрәзә пәрдәләре дә башкаларныкына охшамаган, үзгә. «Мария апагыз тудырган матурлык бу, кулыннан килмәгән эш юк аның, аш-суга да оста», – ди йөзеннән бер дә юлмаю китмәүче тормыш иптәше. 
    – Без әлеге гаиләне медальгә юкка гына тәкъдим итмәдек. Мәхәббәтле гаилә бу! Бер-берсен генә түгел, бөтен туганнарын, авылдашларын хөрмәт итеп яшәүче Яшкиннарны үрнәк итеп куярлык.Алар кебекләр күп булса, аерылышучылар да азрак булыр, ятим балалар да үсмәс иде, – диде безгә авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева. 
    Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова медальне һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләкне тапшырганда да мондый гаиләләрнең ил терәге булуын әйтте. 
    – Медальгә өстәп бирелүче Мактау кәгазендә дә сезнең кебек гаиләләрнең үзара мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәве турында языла. Сез, чыннан да, зур үрнәк! – диде ул. 
    1977 елның 31 декабрендә нигез салына алар гаиләсенә. Ике ел очрашып йөрсәләр дә, Яңа ел төнендә урлап кайта ул Казанда тегүче булып эшләүче авылдаш Мариясен. Кузьманың авыл хуҗалыгы министрлыгында шофер булып эшләүче иптәш егете күңеленә оеткы сала аның. Ул да авылга бәйрәмгә кайткан. «Әйдә, өйлән, күпме сузып йөрергә була инде, министр машинасында алып кайтабыз сиңа бүген кызны»,- ди. Кич клубка чыккан кыз, алдан сөйләшмәсәләр дә, үзе дә сизмичә, әнә шулай министрлык машинасында Яшкиннар гаиләсенә килен булып төшә. Инде йокларга яткан әти-әнисе Мариянең әниләренә барып, кызыгыз бездә, дип хәбәр бирәләр. Ике як та ризалаша, чөнки яшьләрнең дуслашып йөрүләреннән хәбәрдар булалар бит инде. 
    Гомер бер мизгел, дип юкка гына әйтмиләр. Тату гаиләдә өч бала үсә. Өчесе дә башта техникумда укыган, аннан соң читтән торып, югары белем алган. Николай белән Людмилалары инде үзләре гаиләле, Надеждалары бухгалтер булып эшли, өчесе дә Казанда яши. Иминиятләштерү өлкәсендә эшләгән әниләре Мария, кайчандыр мәктәптә трактор укыткан, механик, инженер булган әтиләре Кузьма хезмәт тәрбиясе дә биргән аларга, чын кешеләр итеп тәрбияләгәннәр. Яшкиннар онык сөю бәхетенә дә ирешкән. Уналты ел бергә яшәгән каенана-каената бәхиллеген дә алып кала Мария апа. 
    – Ирем сабыр, тырыш, шат күңелле, шаяртырга гына тора. Эчүчелек белән мавыкмады, сабыр кеше ул, балаларга сүз әйтмәде. Медаль безнең гаиләбезгә бирелгән иң зур бәя ул, – диде Мария Николаевна. 
    Бу гаиләдә алга таба да мәхәббәт яшәсен, Ходай сәламәтлектән аермасын үзләрен! 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: